Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар өчен дүрт предметтан биремнәрдә үзгәрешләр көтелә

Математика, география, физика, химия, информатика буенча имтихан материалларында үзгәрешләр юк.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“Бу үзгәрешләр биремнәрне төзүчеләрнең укучыларны конкрет биремне шаблон буенча гына үтәүгә әзерләнүен бетерү максатыннан”, - диде министр. Ул быел математика, география, физика, химия, информатика буенча имтихан материалларында үзгәрешләр булмавын әйтте.

Рафис Борһанов рус теле буенча БДИдан материалларга укучы өчен яңа текст кертелүен әйтте. Мәгънәне аңлап уку тикшереләчәк, укучының автор позициясен әйтә белүе, аңа карата үз мөнәсәбәтен дәлилләп белдерү сәләте бәяләнә.

Җәмгыять белеме буенча биремнәрнең формулировкалары һәм өйдән әзерләп килмичә язылган мини-иншаны бәяләү системасы камилләштерелгән.

Тарихтан биремнәрне үтәү буенча өстәмә инструкцияләр кертелгән. Алар Бердәм дәүләт имтиханында катнашучының сорауга җавап урынына бөтен тарихи чыганак текстын күчереп язуы кебек очракларга юл куелмасын өчен кирәк.

Чит тел буенча “Мое мнение” икенче (альтернатив) темага инша кертелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: егэ