Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханында үзгәрешләр булырмы?

Хәзерге вакытта Россиядә югары уку йортына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханына альтернатива юк. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалында Эрнест Хәйруллин белән «Галстуксыз интервью» программасында КФУ укыту-методик үзәге директоры, доцент Сергей Ионенко белдерде.

«Бүгенге көндә БДИга альтернатива юк дип саныйм», — дип искәртте Ионенко.

Аның сүзләренчә, имтиханның әлеге төре, укучы өчен стресс булса да, аның белемнәрен объектив бәяләргә мөмкинлек бирә, ягъни укытучының укучыга шәхси мөнәсәбәте билгегә тәэсир итә алмый.

Моннан тыш, БДИ даими камилләшә бара, диде эксперт.

Элегрәк Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Бердәм дәүләт имтиханы Болонья системасыннан баш тарткан очракта да сакланачак, дип белдергән иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев