Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм гаилә – илгә терәк

«Мәктәп - ата-ана-бала». Шушы бәйләнешне истә тотып, Куныр урта мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта. Гаилә тәрбиясенең роле артуын исәпкә алып, ел саен гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре үткәреп киләбез. Шундый кичәнең чираттагысы бәйрәм алдыннан авыл мәдәният...


"Гаилә - тормыш нигезе" исеме астында үткәрелгән кичәдә беренче сыйныфтан башлап, сигезенче сыйныфка кадәр гаиләләр катнашты. Сәхнәдә берсеннән-берсе үзенчәлекле сигез гаилә үзләренең талантларын күрсәттеләр. 1 нче сыйныфтан Муллагалиевлар, җыр-биюдән тыш, гаилә тормышының көндәлек мәшәкатьләрен матур итеп сәхнәләштерсәләр, ә Рамазановлар гаиләсеннән 46 яшькә җиткән Фоатның беренче тапкыр сәхнәгә чыгып биюе генә дә ни тора! Баласы хакына ниләр генә эшләми ата-ана. Сәнгать мәктәбенә йөртүче уллары Ринат катнашында баянчылар төркеме чыгышы һәм Сәгтдиновларның шунда махсус барып өйрәнгән биюләре моның ачык мисалы. Сафиуллинар гаиләсеннән 3 буын вәкилләренең тату яшәүнең серләрен матур итеп шигъри юлларга салган дәү әтинең чыгышы, Айгөл белән алыптай гәүдәле Илгизәрнең "Лезгинка" башкаруы да тамашачы күңеленә хуш килде. Нәселләрнең туганчылыгы эштә генә түгел, сәхнәдә дә күренде. Мәгъсүмҗановлар гаиләсенең чыгышын күрше авылдагы туганы Фәритнең, Рамазановларның чыгышын каенэнекәше Раилнең матур җырлары тулыландырды.
Гарифуллинар гаиләсеннән авылда имам вазифасын башкаручы гаилә башлыгының тирән мәгънәле җыры, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турындагы тәрбияви вәгазе дә бик урынлы булды.
Шәйхетдиновлар гаиләсеннән әниле-уллы башкарылган "Чабата" биюе, Миләүшәнең кызлары белән башкарган "Балакаем" җырын тамашачы аеруча җылы кабул итте. Дорга авылыннан күп балалы Ефремовлар гаиләсен тамашачы алкышлар белән каршы алды. Армия сафларындагы олы улларыннан кала, барлык ул-кызлары үзләренең чыгышлары, биюләре белән сөендерде. Бүгенге көндә Куныр мәктәбендә 8 оныгы белем алучы Роза апа укытучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде.

Һәр гаиләнең иҗади мөмкинлеген якыннан белгән сыйныф җитәкчеләре гаиләләргә чыгышлар әзерләү һәм презентацияләр эшләүдә, ә мәдәният йорты җитәкчеләре музыкаль бизәлешкә бик теләп ярдәм иттеләр.

Кыскасы, зал тулы халык гаиләләрнең чыгышларын алкышларга күмде.

Бәйгегә йомгак ясап, Куныр урта мәктәбе директоры Галиев Вәгыйз Галимулла улы рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәр гаиләгә төрле номинацияләрдә җиңүче буларак, Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кичәдән канәгать калган авыл халкы матур тәэсирләр белән өйләренә таралышты.

Кичәдә катнашкан Сәгтдиновлар гаиләсеннән Тәгъзимә апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250