Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм имтиханнар бердәм булсын

Бүген, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль Департаменты җитәкчесе Равил Хамитов катнашында массакүләм матбугат чараларында эшләүчеләр белән брифинг уздырылды.

Брифингның төп темасы - 2014 елда 9 һәм 11 класс укучылары тарафыннан дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үтү яисә Бердәм Дәүләт имтиханнарының (ГИА һәм ЕГЭ) бирү тәртипләре. Министр урынбасары басым ясап әйткәнчә, имтиханнарның үткәрү тәртибендә һәм имтиханнарның бирүдә принципиаль үзгәрешләр юк. 9 һәм 11 классларны тәмамлаучыларга мәҗбүри рәвештә рус теле һәм математикадан сынау бирү тиеш. Шулай ук узган уку елында 9 классларда татар теленнән эксперимент рәвешендә булган имтихан быел тулы хокукка ия булачак. 1 мартка кадәр 11 класс укучылары нинди фәнне сайлаулары турында ачыкларга тиешләр һәм язмача бу турыда мәктәп җитәкчелегенә җиткерергә бурычлы. Бик зур сәбап булмаганда сайлаган фәннәрне үзгәртү авыр булачак, нәкъ сайлаган фәнгә имтихан бирүгә 1 ай кала үзгәртүгә нинди сәбап кенә булмасын - ул үз көчендә кала, шул элек сайлаган имтиханнан экзамен бирелергә тиеш. Димәк, укучыларга уйлар өчен санаулы көннәр генә калып бара. Февраль аеның 28 көннән генә килүен искә алсак, вакыт юк та дип әйтә алабыз. Беренче Бердәм Дәүләт имтиханы 26 майга куелган, соңгы имтихан көне 11 июнь. Резерв көннәре 16-19 июнь. Аерым төр имтихан бирүчеләр өчен өстәмә көннәр тагы куелган. Җәмәгатьчелек күзәтүен арттыру да күздә тотыла. Сораулар бар икән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кайнар телефон эшли. Сорауларыгыз булса 8 843 294 95 62 телефоны аша белешә аласыз.

Фото: http://www.stolica.onego.ru/news/2012-05-31.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250