Бердәмлектә көч
Күптән түгел «Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе» дигән бәйге үтте.
Биредә өч команда төрле спорт ярышларында, интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Гөлзидә-Әнәс, Рахман Газизуллиннар, Гөлчәчәк- Ансар Гыйләҗевлар кызлары Айгөл белән, Гүзәл- Ринат, Эмиль Һадиевлар гаиләләреннән торган «Елмаю» (1нче «б» сыйныфы) командасы җиңү яулады. Чара спортка мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, гаиләдәге бердәмлекне, татулыкны гәүдәләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев