Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче номерлы Балтач балалар бакчасы “йолдызчык”лары сәхнә тотты (фото).

14нче май кичендә район мәдәният үзәге балаларның шат авазыннан гөр килеп торды. Биредә бистәнең беренче номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасы коллективының иҗади еллык отчет-концерты булды.

Концерт программасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Бакчага йөрүче 150ләп бала сәхнәдә үзләренең ел дәвамында өйрәнгән һөнәрләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачы бигрәк тә нәниләрнең түәге тапкыр сәхнәгә чыгып, тыпырдап биюләрен үз итте. Шулай ук тәрбиячеләрнең күмәк биюләре үзгә бер ямь өстәде. Дәртле биюләр, матур җырлар, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган шигырьләр башкарылды. Тамаша кылырга килгән әти-әниләр, әби-бабайлар кечкенә "йолдызчык"ларының чыгышларын яратып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250