Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренчеләр “кыздыра”

Кулларында мактау кәгазьләре, әле аны барлык укучы алдында тапшырган булсалар, нинди зур дәрәҗә бит...

Гадәттә мәктәпкә икенче яки өченче баласын бирүче әти-әни беренче балалары җиңү яулаганнарга гел бер сүзне кабатлый:беренче бала белән без дә бөтен конкурста катнаша идек, икенчесенә күчкәч кул селтисең ул янәсе. Бәлки шулайдыр да, бәхәсләшмим. Әмма беренче сыйныфта укучы сабыйларның тырышлыгына күңел сөенә. Әнә, гимназиянең беренче сыйныфында укучы Эльвина Шәйхиева, Ралинә Андреева, Адилә Сибәгатуллина (укытучылары Лилия Рашитовна, Гөлнара Илдаровна) ничек май кояшыдай балкый, кулларында мактау кәгазьләре, әле аны барлык укучы алдында тапшырган булсалар, нинди зур дәрәҗә. Кызлар районкүләмендә үткәрелгән  “Кызыл китап” дигән  бәйгедә уңыш казанганнар. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе

2
X