Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бергә чакның кадерен белик, гомерлеккә дуслашыйк! (+фоторепортаж)

Балтач гимназиясенең 4б сыйныфы укучылары башлангыч сыйныфларда белем биргән укытучылары белән саубуллашты

Җиһанда чыгарылышлар гөрли. Балалар бакчаларына йөрүче балалар тәрбияче апалары белән саубуллаша, башлангычлар да тантаналы шартларда укытучыларына рәхмәт белдереп, югары сыйныфларга күчә, 9нчы сыйныфтан китүчеләр дә бар, 11 сыйныфларныкы бигрәк тә моңсу, туган районнан ераграк китәсе, чөнки аларны башкала, югары уку йортлары көтә.

Балтач гимназиясенең 4 б сыйныфы укучылары да башлангыч сыйныфларда белем биргән укытучылары Лилия Низаметдинова һәм Гөлнара Нигъмәтҗанова белән саубуллашты. Шул уңайдан әти-әниләр искиткеч күркәм бәйрәм оештырды.

Саф һавалы наратлыкта урнашкан җәйге өйдә узган бәйрәм күңелләрдә әле бик озак сакланыр. Моның өчен районда мәгълүм шәхесләр Асия һәм Радик Закировларга зур рәхмәт, алар әлеге сыйныфта укучысы оныклары Эмиль һәм аның сыйныфташларына әнә шундый күркәм бүләк ясадылар. Кызлары белән кияүләре бер казан пылау белән иганәчелек итте.

“Мәрьям” кафесыннан пиццалар, “Аулак өй” күңел ачу үзәгеннән тәм-том, фотосессия, видео, Лилия Гарифуллинаның әтисе маринадлап биргән тәмле шашлыклар, кыздырган тавыклар, Рәмзия Мөхәммәтгалиева әзерләгән коймак....бар да иганәче сыйлары. Бәйрәмне, шулай ук районга мәгълүм шәхес, Раил Садыйковның үз командасы белән алып баруы (Әхмәтхановларның иганә ярдәме белән), Солтановларның тәмле тортлары, салютлары... бәйрәмне күркәмледән күркәм итте. (Әле моннан тыш та белеп бетермәгән иганә ярдәмнәре күп булгандыр, чөнки һәрбер әти-әни бу бәйрәмгә үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тырышты).

Балалар үзләре дә концерт номерлары тәкъдим иттеләр, аерым әзерләгән номерлары да бар иде, укытучыларын зурладылар, әти-әниләренә рәхмәтләр әйттеләр. Бик кызык уеннар оештырылды, ул уеннарда әти-әниләр бик актив катнаштылар. (Видеолар инстаграмда һәм вконтактеда).

Бергә, бердәм булганда гына куелган максатка ирешеп була, әти-әниләр бәйрәмне тиешле югарылыкта уздырырга кирәк, диделәр һәм ул онытылмаслык булып үтәлде дә. Иганәчеләрдән тыш, оештыручылар да, әзерләүчеләр дә, җыештыручылар да әти-әниләр үзләре булды. “Бергә чакның кадерен белик, гомерлеккә дуслашыйк!”, дигән девиз астында узган бәйрәм мизгелләре күңелләрдә әле бик озак сакланыр.

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Бик кызык уеннар оештырылды, ул уеннарда әти-әниләр бик актив катнаштылар

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе чыгарылыш кичәсе