Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Без әле һаман да бәйрәмнән алган матур тәэсирләр белән яшибез» (фото, видео)

Соңгы берничә елда лицейда мондый очрашулар үткәрелмәгән иде.

Мәктәпләрдә узган буыннар очрашуларыннан кайтавазлар килү дәвам итә. Чираттагы язма, фото-видеолар Салавыч күп профильле лицееннан.
Соңгы берничә елда лицейда мондый очрашулар үткәрелмәгән иде. Бәлки шуңадыр да, очрашуга килгән һәркем бу чараны көтеп алганын, бик теләп килгәнен яшермәде. Мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем - аны 40-45-50 ел элек тәмамлаучылар да, 10-15-20 ел элек кенә мәктәпне тәмамлаучылар да укучыга әйләнде.

Күп еллар биредә эшләп, дистә еллар лаеклы ялга киткән укытучылар да, беренче хезмәт чыныгуын шушында алып, санаулы ел гына эшләп китүчеләр дә кабат үткәнгә кайтты. Күпме матур, кызыклы хатирәләр барланды, күпме исемнәр искә алынды...

Чараны алып баручы Зөбәрҗәт Фатыйхова белән Рафис Садыйков берничә сәгать эчендә барыбызны мәктәпнең бер гасырдан артыклык тарихына сәяхәт иттерде. Үткәнне барлау бәйрәмгә чакырылган сыйныфташлар, укытучылар хатирәләре, матур җыр- биюләр белән үрелеп барды.

Соңгы 30-40 ел эчендә генә дә мәктәптә зур өч ремонт булган. Шуңа күрә дә күп еллар биредә булмаган кешеләр андагы үзгәрешләрне күреп сокланды. Очрашуны әзерләүгә мәктәпнең бүгенге коллективы зур хезмәт куйган: чакырылган чыгарылыш сыйныфлар турында күпме мәгълүмат тупланган, аларга багышлап, стендлар, күргәзмәләр эшләнгән. Әлеге стендлар яныннан да, музейдан да, махсус ясалган фотозонадан да кеше өзелмәде. Үзгә, җылы, рәхәт чара булып күңелләргә кереп калды бу очрашу.

Берничә буын укытучылар, укучылар бу көнне лицейдан шундый хисләр белән таралды. "Тагын биш елдан шушында очрашырга насыйп булсын",- диде алар. Лицей директоры Нурсил Нурислам улы Заһидуллин да күңелләргә өмет өстәп: "Мондый очрашулар дәвамлы булачак", - диде. 

Рәхмәт сезгә, оештыручылар! Без әле һаман да бәйрәмнән алган матур тәэсирләр белән яшибез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп очрашу Салавыч