Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Без барысын да белергә телибез (+фото)

Күңелдә сакланган иң якты, иң татлы хатирәләр, мөгаен, балачакныкыдыр. Сер түгел, барыбыз да күптәнге дусларны очратканда бик еш шул чорларга кайтып киләбез бит.

Үзебезнең Карадуган бакчасында балаларның һәр көнен күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, һәр елның декабрь аенда,“Бәла-каза килмәсен!” проекты астында куркынычсызлык атнасы узып килә. Ә бәйрәмнәрнең тыныч, матур, хәвеф-хәтәрсез үтүе барыбыз өчен дә бик мөһим. Әти-әниләр белән берлектә һәм аларның ярдәмендә 14 декабрь көнне районның №110 янгын куркынычсызлыгы бүлекчәсенә сәяхәт кылып кайттык.

Бүлек җитәкчесе Рифнур Зиннур улы Сәгыйтов теләгебезне бик хуплап, ризалыгын бирде.Кул астында эшләүче егетләренә дә рәхмәт яусын, матур, махсус киемнәрдән зур кунак килгәндәй каршыладылар үзебезне. Бу көнне кизү торучыларның командиры Рафил Шәрәфетдинов сабыйларны бик үтемле, аңлаешлы итеп нинди хезмәт башкарулары белән таныштырды.

Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре Гилмуллин Фарук, Габдрахманов Рәдис абыйларының да балаларга сөйләр сүзләре күп булды, сорау арты сорау явып кына торды шул. Осталыклары, булганлыклары сизелеп тора үзләренең.Бакчабызда тәрбияләнгән балаларыбызга үзебез дә куанып йөрдек, беләләр икән бит нишләргә ярамаганны да, янгын чыга калса нинди чаралар кулланасын да. Өлкән абыйлар дөрес җаваплардан бик канәгать калдылар, үзләренең дә сабый чакларын исләренә төшерделәр ахрысы. Иң куанычлысы, баласы өчен һәр әти-әнинең йөзендә балкыган горурлык хисе иде.

Сигез тонна су сыйдырылышлы өр-яңа Камаз- 6511 машинасына да утырдык, төтендә сулау җайланмасын да, бер нинди утта да янмый торган махсус киемне дә киеп карадык без. Биредәге чисталык, тәртипкә дә сокланмыйча булмый. Бик кирәкле хезмәт башкаручы абыйларыбызга рәхмәт әйтеп, Рафил Шәрәфетдинов әйткәнчә, бәйрәмнәрдә генә күрешсәк иде дип саубуллаштык.

Наҗия Хәйруллина

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган бакчасы