Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Без башладык, ә сез? (+фоторепортаж)

Җитәме соң кышкы матурлыкка. Ул тирә-юньнең аклыгы, кышкы табигатьнең сафлыгы... Авылда яшәп тә шушыларны күрмичә дә калабыз түгелме?! Булмый болай дип, уйлашып киңәшләштек тә, киттек тау шуарга. Әйе, чынлап, инде кышның уртасы килеп җитә язган бит!

Рәхәтләнеп ял иттек бүген.Үзебезнең уртанчылар - зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләре белән Сабантуй урманы итәгендәге тауга җыелдык. Йокымсырап торган кышкы урман, ишелеп яуган йомшак карга карап ничек хозурланмыйсың! Менә кайда икән ул җәннәтнең бер почмагы - янәшәдәге байлыгыбыз! Чанада шууның рәхәтлеген бала-чагага әйтеп торасы юк, ә менә безгә, әти-әниләргә, бер татып карау да җитә, чанадан төшәсе дә килми икән ул. Карга батып, тәмам арып алҗыгач бергәләп чәй эчүләре, ул коймакның тәмлелеге...

Чыгыгыз табигатькә, кышның гомере озын түгел аның, үкенерлек булмасын. Тәнгә сихәт, җанга дәва ерак та түгел икән ләбаса! Без табигать балалары, ә ул үз балаларын кадерли белә икән.

Хайруллина Наҗия,
Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250