Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Без бүген килмибез”, яки “Баламны обедта алам” 

«Зур кеше туңмас инде ул, детсад балалары ничек түзәдер монда, әзрәк детсад балаларына игътибар итсәләр иде, ягу сезонын алданрак хәл итеп булмасмы соң ул?” 

Бу хакта шалтыратулар, әйтүләр, үзара сөйләшүләр күп булды, әмма тик бер генә әни “Хезмәт”кә мөрәҗәгать итәргә батырчылык тапты.

Әйе, чыннан да, балалар туңа. Көннәр яңгырлы, салкын булганлыктан, бакчаларда бүлмәләр суык. “Йөртмичә торсагыз гына инде диләр безгә, – ди бер әни (исемемне әйтә күрмәгез, ди).– Эштәге кеше кая куйсын ул баласын, бакчалар шуңа күрә оештырылган, илгә батырлар тәрбиялибез дип кенә түгел. Акчасын түлибез, нинди генә очрак та да сүз әйтмибез...” 
Ягулык сезоны башлануга әле ерак, шулай да әти-әниләрнең моң-зарына игътибар ителмичә калынмас дип уйлыйбыз. Социаль челтәр группаларында “Без бүген килмибез”, яки “Баламны обедта алам”, “Бүлмә температурасын төшереп җибәрегез әле”, дигән язулар йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев