Без дә ЕГЭ бирдек, тик...
Балалары мәктәптә, югары сыйныфта укыган әти-әниләр өчен ЕГЭ (БДИ дип сөйләшергә күнегә алмадык) соңгы елларда иң мөһим уртак темадыр, мөгаен.
Узган атнада әти-әниләрнең үзләренә дә рус теленнән ЕГЭ тапшырып карау мөмкинлеге бирелде. Янәсе, аның берние дә юк, менә үзегез эшләп карагыз - өстәгеләр (бу безнекеләр - районныкылар уйлап тапкан яңалык түгел) шулай уйлый да... Тик, барысы да чын имтихандагыча булса да (мәктәпкә - турникет аша, кабинетларга паспортлар белән керделәр, аерым парталарга утырып, видеокүзәтү астында аерым биремнәр эшләделәр), әти-әниләр нигездә "уен" гына булган бу сынаулар җитди кабул ителә алмый дигән фикердә.
Сынаулар башланганчы, алдарак килгән әти-әниләрнең ЕГЭга карата фикерләре белән кызыксынырга булдым.
Карадуганнан Фирая Зыятдинова: "Улым Самат үткән ел ГИА бирде, быел Вахитыбыз тугызынчыны тәмамлый. Мин ГИА, ЕГЭ кебек имтиханнарны, бүгенге вариантта югары уку йортына керүче балалар гына бирергә тиеш дип саныйм. Балаларны мәктәптән документсыз чыгаруны бөтенләй кабул итә алмыйм. Бөтен кешегә дә белемне бер дәрәҗәдә үзләштерү сәләте бирелмәгән, бик кыен хәлдә калучылар бар. Әлеге балалардагы стресс, кимсенүне без күзаллап та бетерә алмыйбыз, ахрысы. Юкса, мәктәптә уртача укыганнар арасында тормышта менә дигән итеп яшәп, бар яктан үрнәк булучылар күп. Бар баланы ЕГЭ бирергә мәҗбүр итеп, барысы да югары уку йортларына китсә, авылларыбызда кем калыр да, кем эшләр соң? Бер шәһәргә чыгып киткәннәрнең бик азы гына кире кайта ләбаса", - диде.
Балтачтан Фәния Йосыпова: "Бу имтиханнар бик яхшы укучылар өчен бик киеренке, алардан укытучылар да, әти-әниләр дә, әле үзләре дә бит бик югары балл көтә. Психологик яктан аларга авыррак димәкче булам, бәлки аларга да артык зур таләпләр куймаска кирәктер. Һәрхәлдә, без үзебез гаиләдә ЕГЭ белән генә дөнья бетми дип аңлатырга тырышабыз", - дисә,
Имтиханнардан соң кабат Фәния Йосыпованың фикере белән кызыксындым. "Эшләмәслек биремнәр түгел иде, арада барысын да эшләдек дигән әти-әниләр дә булды. Безгә нәрсә, каушамадык та, дулкынланмадык та, эшләсәк-эшләмәсәк, берни үзгәрми бит. Ә балалар өчен бу имтиханнар - хәлиткеч, киләчәкләре белән бәйле шул. Шуңа күрә мондый күргәзмә имтихан биреп кенә балалар хәлен барыбер аңлап бетерә алмаячакбыз. Шуңа да бүгеннән үк һәр әти-әни үз баласын психологик яктан әзерләргә тиештер".
...Без ни генә дисәк тә, бала бу чорны үзенчә кабул итә. Кемдер уй-кичерешләрен кычкырып әйтә, кемдер эченнән сызлана. Янәшәдә булган өлкәннәр күңел күзе белән күрергә тиешле чор бу...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев