Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Без төрле, әмма без бердәм!» (+бик күп фото)

Инде хәбәр итүебезчә, бүген Чепья авылында урнашкан катнаш төрдәге балалар бакчасына республикабызның төрле районнарыннан мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә белем бирү методистлары һәм белгечләре җыелды.

Кунаклар каршында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов чыгыш ясады. Район мәгариф иарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмовның сәламләү сүзләре яңгырады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиеваның Балтач районына, ана теленә карата әйтелгән җылы сүзләре, «Без төрле, әмма без бердәм» дип яшәүче Чепья балалар бакчасы коллективына янәдән хезмәт дәрте өстәде. Район тәрбиячеләренең проектлар эшчәнлеге югары бәя алды, сокланучылар күп булды, алар бездән тәҗрибә туплап, үрнәк алып, үзләренә кунакка дәшеп китте. «Халыклар дуслыгы» музее да күңелдә бары тик якты хисләр генә калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев