Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бездә дә “Үзгәреш җиле” исә

Нишләптер гел ил күләмендә үткәрелгән чараларны гына мактап яки хурлап язарга остарып киттек. Югыйсә, мондый чара-концертлар гап-гади, кечкенә авылларда да булып тора.Һәм ил күләмендә үткән чараларның сәхнә түрендә, күбесенчә, шушы гади авыл сәхнәсендә чарланганнар балкый.

Өченче һәм бишенче февраль көнне Түнтәр һәм Көшкәтбаш авылы сәхнәләре гөрләп торды.Быел безнең Түнтәр урта мәктәбендә шундый яңалык: һәр сыйныф, я үзе генә, я башка сыйныф белән берләшеп концерт куя. Беренчедән, балалар үзләре мондый җанлы тормышны яраталар, ни әйтсәң дә дәрес кенә укып утыру түгел инде. Икенчедән, мәктәпнең махсус счетына да акча кирәк. Мәктәпләр үз көнен үзе күрергә тиеш дисәләр дә бу бер дә җиңел эш түгел, әйтүе генә ансат. Менә шуларны исәпкә алып, Көшкәтбаш авылының балалары Түнтәргә йөреп укыганлыктан, концерт ике көн, икеавылда куелды.

"Яшьлек килә, уйный, көлә..." дип исемләнгән әлеге концерт бишесе көнне Көшкәтбаш сәхнәсен яулады. Әй, кызды сәхнә, әй, гөрләде... Тамашачыларның алкышлый-алкышлый уч төпләре янды.

Сәхнәгә йөзеп кенә 9 сыйныф кызлары чыкты. Һәрберсен кашыкка салып, сусыз да йотарсың, билләһи. Әллә үзебез укытканга шулкадәр якын инде алар.

Аларны егетләр вокаль ансамбле алыштырды. Үсә егетләр...әйтәм бит, әллә безнекеләр генә шулай матур күренәме икән? Егетләрнең көр тавышы бөтен залны тутырды, әмма... әллә күз тиде, әллә үзе дулкынланып чыккан идеме, берсенең бераз хәле китте, битләре кызарып чыкты, кулларын кая куярга белми... Залда утыручы укытучыларның йөрәге жу итте.Бәлки башкаларның әллә ни исе дә китмәгәндер, бәлки каушый дип кенә уйлаганнардыр. Ә укытучы өйрәнгән, кечкенә генә бер үзгәрешне дә ул хәзер үзенең үткен күзләре белән эләктереп ала. Егетләрне залдан күзәткән сыйныф җитәкчеләре сәхнә артына йөгерде... Йөгерерсең, ул балаларның сәламәтлекләре, гомерләре өчен җилкәсендә нинди җаваплылык ятканын бары тик сыйныф җитәкчесе генә белә. Үз балаңа караганда, кеше баласы өчен җаваплылыкны күбрәк тоясы хәзер.Шөкер, номер өзелмәде, күңелсезлек булмый калды. Укытучылар җиңел сулап куйды.

Ерактагы еллар кайтавазы булып сәхнәдә "Умырзая" җыры яңгырый... Әби белән онык башкаралар. Үзе дә күп еллар сәхнә тоткан Гөлсама апаның оныгы Гөлшаһидә белән җырлавын халык хөрмәт белән карады. Оныгының күңеленә халкыбыз җәүһәрләрен сеңдерә алган, үзендә аның белән җырларлык көч тапкан Гөлсама апага сокланып карадык.80 яшьтә дә җырлый алу күпләргә бирелми. Безнең әби, молодец! Гөлшаһидәнең көр тавыш белән башкарылган "Саубуллашу" җыры да күпләрне яшьлегенә алып кайтты. Аның халык җырларын үз итүе зур мактауга лаек, аңа күпләрнең теше үтми бит әле.

Әниле -кызлы Раушания апай белән Гөлназ "Утыр әле әни, яннарыма" җырын башкарганда, янымда утыручы әнием булганга мең сөендем. Раушания апай да сагындырган. Күптән инде җырлаганы юк иде. Әлеге җырны да тамашачы алкышлар

белән озатты. Ул кичтә күп кешенең әнисе янәшәсендә утыруын абайладым, алар да эчләреннән генә әниләренең янәшәдә булганы өчен сөенеп утырганнардыр дип беләм.

"Балан" җыры белән сәхнәгә Алсу чыккач халык бермәл тынсыз калды. Моң бит ул әсир итә, күзәнәкләргә үтә дә, я елата, я сүзсез калдыра. Бу юлы да шулай булды. Каян килгән бу кадәр моң бу кызга, дәвамлы булсын, сакмасын иде бу моң чишмәсе.

Танылып килүче йолдызлар башкаруындагы "Бул үземә генә" җыры белән авылыбызның күркәм гаиләләреннән берсе булган Гөлназ һәм Раушан Галимовлар чыккач зал чын-чынлап җанланды. Гөлназ үзе 10 нчы сыйныфларның җитәкчесе. "Укытучы мәктәптә үзе генә эшли алмый, бары тик менә шулай сиңа гаиләң теләктәшлек белдереп торганда, сине аңлаганда гына башкарыла торган һөнәр ул". Бусы элеккеге мәктәп директоры Рәйсә апа сүзләре. Бу сүзләр дөп-дөрес. Тормыш иптәшен тыңлап сәхнәгә чыккан Раушанга да афәрин! Дуэтлары да, Раушанның үзе генә башкарган "Яшиселәр килә" җыры да күңелләргә май булып ятты. Чынлап торып яшисе килә башлады.

Бер яшь тә өч айлык игезәк малайларын кайнатасына калдырып, каенсеңлесенә теләктәшлек күрсәтеп бию башкарган Түнтәр килене Гөлинәнең дә биюен халык җылы кабул итте. Әгәр дә сине гаиләңдә яратмасалар, хөрмәт итмәсәләр болай биеп йөреп булмый. Афәрин, Газыймовлар!

Концерт башланганчы залга кереп утыра алмыйча борчылып йөрүче Илдар абыйны да күрдем. "Гөлфиянең хәлен белеп төштем әле",-ди ул. Хатыны Гөлфия апа 11 сыйныфларны җитәкли.Менә ул укытучы эше, беркемгә дә тынгы юк. Уллары Дилүс 11 дә укый. Ике кич алар гаиләләре белән концерт куеп йөрделәр.

Концерта катнаша алмаган әти-әниләргә дә эш табылды. Балалары 11 дә укучыларның әниләре, Мөнирә апа белән Лира апа беренче көнне билет саттылар. Икенче көнгә бу эш 9 нчыларның сыйныф җитәкчесе Фәйрүзә апа җилкәсенә төште. Бу шулай ук һәр сыйныфның бер гаилә икәнлеген күрсәтә. Ә гаилә бердәм булырга тиеш!

Һәр нәрсәнең плюсы да минусы да була.Концертларны класслап куябыз дигән сүз башта беркадәр куркыткан иде. Һәр сыйныф җитәкчесе үзенең балаларының сәләтен барлады, биюләр өчен костюмнар, итек-читекләр юнәтте. Әти-әниләр, абый, апалар белән сөйләшенде. Болары тырышкан очракта үтәп була торган кыенлыклар. 9-11 сыйныфлар һәм аларның җитәкчеләре сынатмады. Кан басымы югары күтәрелеп интегүче Гөлфия апай да, барлык сәхнә костюмнары өчен җаваплылыкны үз өстенә алган Фәйрүзә апай да, сәхнәгә чыгачак һәр номерның хата-кимчелекләрен төзәтеп интектерүче Гөлназ да кешенең күңеле булсын дип җан-фәрманга тырыштылар. Әле бит аппаратура артында утыручы аерым кеше дә кирәк. Монысы да зур җаваплылык, түземлек сорый торган хезмәт. Әлеге эшне мәктәпнең вожатые Гөлнара үз өстенә алды.Шөкер артык тавыштан колаклар да тонмады, тоткарлыклар да булмады. Менә хәзер уйлап карагыз гап-гади укытучы җилкәсендә ничә һөнәр,һәм ул аларның барысын да башкарырга сәләтле,чөнки замана шуны таләп итә. Теге барыбызга да мәгълүм мәкальне дә "Укытучыга җитмеш

төрле һөнәр дә аз" дип үзгәртәсе килеп тора. Җитми әле ул җитмеш кенә, тагын бер җитмешне өстәсәң дә була.

Ә концертның иң зур плюсы шунда: кайбер балаларның моңарчы күрелмәгән сәләтен ачарга ярдәм итте ул. Бөтен мәктәп белән куелган концертларда сәләтләре белән аерылып, чәчрәп тормаган бала ничектер читтә кала. Ә бу юлы алай булмады. Әле без Илһамның нәфис сүзгә сәләтле икәнлеген, Гөлүсәнең тавышы йомшак һәм матур булганлыгын, Зәлиянең бу кадәр чибәрлеген белми, күрми кала идек. Концерт тәмамлангач рәхмәт әйтергә менгән мәктәп директоры Расил Габдуллович, элеге эстафетаның дәвам итүен, әти-әниләргә дә, балаларга да алда булачак концертларга сәләтләрен барлый торырга кирәклеген искәртте.

Шушы берничә номердан концерт булган икән дип уйлый күрмәгез тагын. 9, 11 нчы сыйныф кызларының үзләре өйрәнеп башкарган әллә ничә биюен, нәфис сүз сөйләүче кызларны, 10 сыйныф "бабайларының" яшьлекләрен искә төшереп пыр туздырып биюләрен, егетләрнең "Яблочка", "Теща" биюләрен әле дә яратып искә алабыз.

Икенче көнне эшкә килгәч мәктәп гөрләп торды. Барысы да хисләре белән уртаклаша: кемгә нәрсә ошаган. Ә ошамаган әйберләр булмады да анда. Әлеге концерт гап-гади авыл балалары, укытучыларының тырышлыгы белән куелды. Ә бит аларны өйрәтергә хореограф та, җырларга өйрәтүче дә,сәхнә культурасына төшендерүче дә,тавыш көйләүче оператор да юк. Ә һәр номерны профессиональ югарылыкта әзерләүче булса, безнең балаларның ил күләм генә түгел, ә дөнья күләм үткәрелүче концертларда чыгыш ясарлыклары бар дигән нәтиҗәгә килдем. Бары тик "Без булдырабыз"ны гына онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250