Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бездә юбилей

20 ел эчендә меңләгән нарасый әлеге бакчада тәрбияләнгән, беренче авазларны әйтергә өйрәнгән, беренче тапкыр көйгә баскан, җырларга өйрәнгән.

Яңгул авылында 1935 елдан бирле балалар бакчасы эшләп килгән. 1998 елның 14 февралендә балалар бакчасы яңача җиһазландырылган, заманча шартлар тудырылган яңа бинага күчә. 20 ел эчендә меңләгән нарасый әлеге бакчада тәрбияләнгән, беренче авазларны әйтергә өйрәнгән, беренче тапкыр көйгә баскан, җырларга өйрәнгән.

26 гыйнвар көнне Яңгул мәдәният йортында «Яңгул балалар бакчасы» коллективы, балалар һәм әти-әниләр көче белән әзерләнгән зур концерт булып узды. 11 кешедән торган бу коллектив үз эшләрен җиренә җиткереп эшләүдән тыш, кич килеп концертка әзерләнделәр, өстәвенә әти-әниләрне дә тарта алганнар.

Концерт башланганчы фойеда тәрбиячеләр, әти-әниләр көче белән ясалган кул эшләреннән күргәзмә һәм ярминкә гөрләде. Концерт башланып пәрдә ачылып китүгә сәхнәдә балкып торган балаларны күреп тулы заллар алкышларга күмелде. Сәхнә бизәлеше дә бик матур, зәвыклы иде.Балалар үзләренең матур җыры белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Балаларның кашыклар белән уйнаулары, иң нәниләрнең сәхнәгә “Гномиклар”, “Бабка ежкалар” булып чыгулары, зурлар төркеме балаларының тырышып-тырышып биюләре, җырлаулары концертның чын бизәге иде. Шулкадәр баланы сәхнәгә чыгару өчен күпме көч кирәген, үз эшен җаны-тәне белән яратучы үзе генә беләдер.

Яңгул балалар бакчасында бүгенге көндә 50 бала тәрбияләнә, алар Яңгул һәм Иске Көшкәт авыл балалары. Әти-әниләр дә балалардан калышмады. Яңгул авылы әти-әниләре тамашачыларны үзләренең чабата биюләре белән таң калдырса, Көшкәт авылы әти-әниләре үзләренең үз фольклор чыгышлары белән сәхнәләрне дер селкеттеләр. Скетчларда да үзләрен чын артистларча тотып, оста итеп уйнадылар, дәртле җырлары белән тамашачы күңеленә кереп калдылар.

Балаларга сәхнә өчен күп кенә костюмнарны да үз куллары белән эшләп, сөендерә алганнар. Тәрбияче апалары балалар өчен бөтен җаннарын биреп эшлиләр. Яңа уку елы башыннан гына җитәкче вазыйфасын башкаручы яшь, мөләем Ландыш Хәкимҗановна да коллективка тиз кереп китүе күренә.Әле ул җитәкче генә түгел, нәфис сүз остасы, биюче дә икән.

Концерт ничек башланса, шул ук югарылыкта тәмамланды. Бер-берсен кабатламый торган номерлар, күңелгә ятышлы мәзәкләр, һич ялыктырмый торган чыгышларны карап берәү дә туймады, кайтырга да ашыкмады.

Шушы концерт өчен җан атып йөргән әти-әниләргә, бакчада тәрбияләнеп чыккан җырчы укучыларга, авылыбызның хөрмәтле өлкән җырчысы, буыннар чылбырын дәвам итүче, татар халык җырларын аеруча моңлы итеп өздереп башкаручы Фәния апа Әшрәфҗановага, хөрмәтле ветераныбыз Рүзилә апага, гел ягымлы елмаюлары белән каршы алган клуб хезмәткәрләре Гөлнара, Ләйлә ханымнарга детсад коллективы зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Соңыннан рәхмәт әйтергә сәхнәгә менгән жирлек башлыгы Ринат Гарәфетдиновичның сүзләре белән дә килешәбез, "Без мондый концертларны сирәк күрәбез", диде ул. Алга таба коллективка иҗат уңышлары теләде. Шушы концертка аеруча зур көчен керткән, үз эшенен чын остасы булган барлык җырларны, биюләрне сәхнәгә куйган музыка җитәкчесе Ландыш Галимуллинага үзенең рәхмәт хатын тапшырды.

Әлеге концертка үзләреннән зур өлеш керткән Марат Әшрәфҗановка, “Ива мебель” фабрикасына, Яңгул авыл советы җирлек башлыгына Ринат Гариповка, “Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновка балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләрдән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.


Олы хөрмәт белән әти-әниләр комитеты исеменнән Диләрә Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул балалар бакчасы