Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Безгә дә чират җитте”, – дип сөенәләр Нөнәгәр урта мәктәбендә

Сөенерсең дә. Утыз алты ел төзелеп, моннан 20 ел элек бер тапкыр косметик ремонт кына күргән мәктәп, тыштан да, эчтән дә заман таләпләренә җавап бирерлек булмый шул инде.

Өстәвенә, соңгы елларда мондый мәктәпләр бер-бер артлы яңара, капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәреп, кызыктыра да, көнләштерә дә...

–Күптән көтелгән ремонт булганга, мәктәбебезнең быелгы планга кертелүен коллектив та, әти-әниләр дә бик сөенеп кабул итте, – ди мәктәп директоры Айрат Сөләйманов, – төзүчеләр уку елы уртасында килсә дә, уку процессына өзеклек тә, авырлык та китерми эшләргә мөмкинлек тудырдык.

Мәктәпкә “Стройград” төзүчеләре 10 гыйнвар көнне килә. Иң элек тышкы фасад өлеше, түбә эшләнә, акрынлап, икенче катта кабинетларда ремонт башлана. Кабинетларны, укуга өзеклек китермичә, бушатырга, эш башларга мөмкинлек тә бар: 340 урынга исәпләнгән мәктәптә  бүгенге көндә 116 бала гына белем ала. Узгаен гасырның сиксәненче елларнда авылларда әле балалар саны күп, сыйныфлар параллель һәм аларда кимендә 25-28әр бала укый иде шул. Быел авыллардагы мәктәпләрдә бер сыйныфка шулкадәр бала җыю да мөмкин эш түгел.

–Шул елларда төзелгән ике катлы балалар бакчасы да бүгенге көн таләпләреннән калыша, СанПин нормаларына җавап бирми иде инде, шулай ук балалар саны да соңгы елларда бик аз булды. Шуңа күрә яңартылган мәктәпнең бер өлешенә балалар бакчасы күченә. Ике коллектив берьюлы  уңайлы, матур биналы булачак, димәк, – ди Айрат. – Бик зур ремонт булды бу. Яңартылмаган бер урын калмый. Стеналарда штукатурга кадәр кубарылды, тәрәзәләр алыштырылды, түбә өр-яңадан эшләнде. Ашханә, туалетлар үзгәртелде, кабинетларда җылы һәм салкын сулар булачак... Тышкы яктан да җылытылып, заманча итеп тышланды. Кыскасы, үзгәрешләр бик күп.
Дөрестән дә, тышкы яктан инде мәктәп бинасы танымаслык булып үзгәргән. Зәвыклы, матур килеп чыккан. Фәкать ике керү өлеше (мәктәпкә һәм бакчага) генә әзер түгел. Аларда бүген эш бара.

–Төзүчеләрдән без бик канәгать. Бик сыйфатлы да эшлиләр, бернинди өзеклек  тә булмады. Көн саен 6-7 бригада эшли. Бөтенесен “Стройград” оештыра, барысы алар аркылы эшләнә. Мастерлары Рәшит Муллагалиев бөтенесен контрольдә тота. Әмма без дә коллектив белән шушында, көчебездән килгән кадәр булышабыз, – ди директор.

–Бу мәктәптә бөтенесе 45 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарылачак, бүгенге көнгә 80 процент эшләр тәмамланды инде. Түбә, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, җылылык системасы эшләнеп бетү алдында. Эчке эшләре тәмамланган, әзер булган кабинетлар бар. Икенче каттагыларның идәннәренә линолеум җәясе генә калды. Бүген дә эчке эшләр дәвам итә. Мәктәпне 1 сентябрьгә өлгертү бурычы куелды, сыешырбыз дип уйлыйм, – ди “Стройград” ширкәте җитәкчесе Наил Сафиуллин.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт