Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Безгә ЮХИДИ хезмәткәре Лилия апабыз кунакка килде!!!

Нигә дисезме? Чөнки, безнең 5 нче номерлы бакчабызда , зурлар төркемендә «Юлда булсаң -бул уяу!» дип исемләнгән уен – викторина узды.

Хәрвакытта көтеп алган кунагыбыз, Лилия апа белән, белем сандыгыбыздагы алтын хәзинәгә тиң “Юл өйрү кагыйдәләре” белән, уртаклашырга булдык. Командаларга бүленеп ярыштык: сорауларга җавап бирдек, юл йөрү кагыйдәләре буенча табышмаклар чиштек, өлешләрдән тулы рәсемнәр җыйдык, төрле типтагы юл билгеләрен аерып аңлатып күрсәттек, нәрсә аңлатканын сөйләдек һәм тагын бик – бик күп кызыклы уеннар уйнадык. Төркемебездәге хөкемдарлар - жюрилар, безгә, Лилия апа белән бергә баллар куеп тордылар. Уңган, әдәпле ,акыллы, кагыйдәне саклаучы җәяүле икәнебезне аңа исбатлап курсәттек. Уен-викторинабызга нәтиҗәләр ясалды. Ә инде “ Дуслык” җиңәсен без һәммәбез дә беләбез, чөнки безнең кебек дус, тату, ярдәмчел балалар төркемендә, һәрвакыт оптимист рух һзм дуслык хөкем итә.

Лилия апабызда буш кул белән килмәгән: үстерелешле уенар дисенме, “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча матур пазллар, китаплар, буяу китаплары , машиналар, кострукторлар алып килгән. Биик зурлаган безне кунагыбыз. Безне зурлап, күңелләрне күтәргәне өчен аны Аллахы тәгәлә үзе дә зурлансын иде!!!

Тырышып әзерләнгәнебезне, гыйлемле, әдәпле җәяүле үсеп килгәнен ул да куреп һәм аңлап китте. Юлларда уяу булыйк, сакланыйк һәм кагыйдәне бозмыйк кадерле зурларыбыз һәм нәниләребез!

5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Гөлназ Рафис кызы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди