Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Безнең иң зур хыял иде!”

"Салавыч лицеена ремонт булачак" дигән сүзне ишетүгә, күңелгә иң элек: "Аңа ремонт нәрсәгә инде, болай да бер дигән бит", - дигән уй килгән иде.

Ышанам, болай уйлаучылар бер мин генә булмагандыр. Баксаң, гел карап, ремонтлап, буяп-"бизәндереп" торганга гына шулай күренгән икән. Моны аңлар өчен төзүчеләр килеп, эш башлау да җитеп ашты. Катлы-катлы буялган түбә калайлары үз "срокларын" күптән тутырган булган икән инде, борыс-такталар да, су үтеп, төс-кыяфәтләрен җуйганнар...
- Ничек инде кирәк булмасын?! Безнең иң зур хыял иде бу, - дип сөйли лицей директоры Люция Закирова. - Дөрес, капиталь ремонт ясарлар әле дип көтеп, кул кушырып утырмадык, ел саен гына түгел, хәтта көндәлек ремонтлап, карап тоттык. Даими косметик ремонт барганга, саклап тотканга гына ул тышкы кыяфәтен югалтмады. Шуңа да хөкүмәт программасына кертелүебезне ишеткәч, сөенечебезнең чиге булмады. Ремонтка февраль уртасында керештек. Җитәкчесе үзебезнең элекке мәктәп укучысы Наил Сафиуллин булган "Стройград" ширкәте төзүчеләренә бернинди зар-моң юк. Башыннан ук бик кызу темп белән тотындылар. Өч бригада түбәдә, ике бригада тәрәзәләр алыштыруда эшли. Дүрт көнгә 38 тәрәзәне алыштырдылар инде. Түбәнең бер өлешендә - 1961 елда төзелгән төп өлештә, түбә тулысынча өр-яңадан эшләнә. Ә 1978 һәм 2001 елгы янкормаларда калай һәм такталары гына алыштырыла. Бүген инде спортзал өлешендә эш тәмамланды. Яңгырларга кадәр түбә эшләрен тәмамларга дип тырышалар. Балаларга проблема тудырмаска, укуга зыян китермәскә тырышабыз, куркынычсызлык кагыйдәләре турында гел кисәтеп торабыз.
- Бу ремонт эшләре 14 миллион сумнан артыгракка төшәчәк. Биредә әле түбә-тәрәзәләр ремонтыннан тыш ишекләр алыштырылачак, җылылык, электр, су-канализация системалары яңартылачак, керү өлеше тышланачак. Әле эш башланды гына дияргә кирәк. Тәрәзәләрнең дә 40 процент чамасы гына яңартылды, бер өлешенә заказ бирелде, бөтенесе 90нан артык тәрәзә алыштырылачак. Эшне тәмамлау срогы 1 августка билгеләнгән, бу вакытка сыешырбыз дип уйлыйм, - ди оешма җитәкчесе Наил Сафиуллин.
Илнур Җиһаншин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250