Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Безнең сафлар арта яки Балтачыбызда яшь журналистикалар үсеп килә(+фоторепортаж)

Түнтәр мәктәбендә Junior Skills стандартлары буенча "Яшь профессионалларның" муниципаль чемпионаты кысаларында үткән журналистика компетенциясендә өметле каләм чарлаучылар белән очраштык.

Үз фикерен курыкмый әйтә алган, инде бүген үк әңгәмә алырга әзер укучыларны күреп сөендек. Ни кызганыч, сөйләм телләре матур, кеше белән аралашканда үз-үзләрен тотышы әдәпле булса да, әңгәмәне тасвирлама хикәя итеп бәян итүләр дә очрады.

Урында ук өстәмә бирем биргәч, югалып калучылар да булды. Мәктәпләрдә театр түгәрәкләренә йөреп, шактый шомарган укучылар судан коры чыкты. Әлеге компетенциядә егетләрне күрүебезгә дә бик сөендек. Татар журналистикасы алардан башка ятим.

Укучыларның журналистикага тартылуы жюрида зур соклану уятты. Күбесенең әле үз өстендә эшлисе бар. Ярыш вакытында килеп туган кытыршылыкларны укучы гаебе итеп кенә танырга кирәк түгел, монда җитәкченең дә эшләп бетермәве сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250