Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач йолдызлары

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы тәмамлануга, укучыларыбыз район данын якларга республика олимпиадасына юл тота. Бу уку елы уңышларга аеруча бай булды. Укучыларыбыз Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында 5 призлы урын, республика олимпиадасының йомгаклау этабында 9 призлы урын яуладылар.

Иң зур шатлыгыбыз: Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ринат Нуриев 1-7нче апрель көннәрендә Оренбург шәһәрендә үткәрелгән Бөтенрәсәй олимпиадасыннан җиңү яулап кайтты. Ринат һәрьяктан камил чын замана егете. Мәктәптәге барлык фәннәрне кызыксынып укый, аеруча химия, экология, биология фәннәрен ярата. Алыштыргысыз конферансье, эксклюзив гөлләр үстерүче, күрше-тирә балаларына укытучы, аларны сәяхәткә йөртүче. Бу тыйнак егетнең өендә шәхси лабораториясе дә бар һәм ул анда үзенең беренче ачышларын ясый. Чит илдәге яшьтәшләре белән инглиз телендә иркен аралаша. Узган уку елындагы уңышлары өчен район башлыгы грантына лаек булды. Бу уку елында Ринат экология буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабы җиңүчесе, ике ел рәттән химия фәненнән шул ук олимпиадада призер, химиядән МГУ үткәргән «Покори Воробьевы горы» олимпиадасы җиңүчесе, химиядән КФУ үткәргән регионара олимпиада җиңүчесе, Идел буе фәнни-гамәли конференциясе призеры.
Тагын бер сәләтле егетебез - Салавыч урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Владислав Васильев. 6нчы сыйныфлардан башлап математика, җәмгыять белеме, экономика, хокук белеме фәннәре буенча олимпиадаларда катнашып, муниципаль этапта призлы урыннар яулап килгән егет быел республикада хокук белеме фәненнән призер булды.
Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында беренче елларын гына катнашуларына карамастан, Нөнәгәр мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рамилә Фазулянова биология буенча, Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Тимур Закиров тормыш иминлеге нигезләре буенча призер булдылар.
РАМИЛӘ: «Мәктәптәге дәреслекләрне укып кына биологияне яхшы белеп булмый, аның өчен бик күп өстәмә китаплар укырга, үзлегеңнән шөгыльләнергә кирәк. Бу җиңүләргә ирешүемнең сәбәпләренең берсе булып мәктәптә химия-билогия профиле кереп баруны әйтер идем. Бу җиңүләргә ирешүемдә химия, биология фәннәреннән укытучы әнием - Луиза төп сәбәпче.
Рус телле балалар өчен үткәрелүче татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнашкан Балтач гимна¬зиясенең 9нчы сыйныф укучысы Анастасия Васильева җиңүче, 10 сыйныф укучысы Лия Мардиян - призер, Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Аделина Гаврилова җиңүче булдылар. Бу өч кыздан торган Балтач районы командасы 1нче урын алды. Афәрин, кызлар!
ЛИЯ: «Узган ел танышкан дуслар белән очраштык. Килгән һәр укучы җиңүгә өметләнде. Икенче көнне олимпиада үткәч, өстән таулар төшкән кебек булды. Ул көнне без галимнәр, «Сәлкешләр» белән очраштык. Олимпиадага әзерләнү җиңел эш түгел. Ул күп вакыт, сабырлык сорый. Аннан теләк тә кирәк. Теләк булмаса, җиңүгә ирешеп булмый.
Татьяна ИВАНОВА - Кече Лызи мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. Ул удмурт теле буенча олимпиада җиңүчесе. «Олимпиада ул минем өчен имтихан кебек. Беренчедән, үз белемеңне тикшерү өчен шанс булса, икенчедән, Удмурт дәүләт университетына юллама. Һәр кеше, кайда яшәвенә карамастан, үзенең туган телен белергә тиеш. Миңа удмурт язучыларының әсәрләре, удмурт фольклоры бик ошый. 9 сыйныфта укыганда призер, ә быел җиңүче булдым. Иң мөһиме - укучының максаты һәм җиңүгә теләге булырга тиеш», ди Татьяна.
Лира МИФТАХОВА - Балтач гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы, татар әдәбиятыннан призер. Җиңү җиңел бирелмәде, шундый да көчле укучы балалар бар иде: кайберләре, хәтта, үзләре шигырьләр, хикәяләр дә язалар иде. Призер булу өчен әдәбият дәреслеген уку гына җитми. Ә башка чыганаклардан да бик күп укырга туры килә. Көндез дә, төнлә дә укыйсың, язасың. Һәрдаим әйләнә-тирәне, тормышны, вакытлы матбугатны, кешеләрне күзәтәсең. Нәтиҗәләр ясыйсың. Минем өчен олимпиадага катнашу - ул мөстәкыйль булырга өйрәнү, үз-үзеңне башкалар янында тота белү, яңа дуслар табу, үземнең аң-белем дәрәҗәсен чагыштыру».
Рәмзия ГАРИПОВА - Балтач урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, татар теленнән призер. «Мин кечкенәдән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып киләм. Мәсәлән, 8нче сыйныфта мин мәктәптә һәм районда үткәрелгән олимпиадаларда катнаштым. Тугызынчы сыйныфта татар теленнән район олимпиадасында җиңүем минем өчен көтелмәгән хәл булды. Республикада урын алырмын дип уйламадым да.
Гөлинә ШӘРИПОВА - Арбор төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, татар әдәбиятыннан призер. Олимпиадага барыр алдыннан бик нык дулкынландым, үземә тапшырылган ышанычны аклый алырмынмы дип курыктым. Призер булырмын дип тә уйламадым. Җиңүче икәнемне белгәч, бик сөендем, тизрәк әти-әниемә, укытучыма шалтыраттым. Минем җиңүемдә үземнең генә түгел, укытучымның, әти-әниемнең өлеше бик зур. Мин аларга бик рәхмәтле.
Әлфия ХАФИЗОВА - Норма урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, татар теленнән призер. Нинди генә конкурс, олимпиадалар булмасын, алар барысы да нык әзерлек һәм вакыт таләп итә. Дәресләрдә алган белемнәрне системага салып барганда, өстәмә материалларны күп укыганда, укучыларының кечкенә генә уңышларына да чын күңелдән сөенеп, һәрвакыт яңа үрләргә әйдәп торучы укытучыларыбыз янәшәдә булганда, җиңүләргә ирешеп була икән».
Укучыларны бу зур уңышлары белән котлыйбыз. Аларга яңадан-яңа җиңүләр телибез. Һәрвакыт шулай безнең горурлыгыбыз булып белем күгендә якты йолдыз булып яныгыз.
Тимур: «Мин укытучым Ренат Мөхәрләмов белән олимпиада көннәрен түземсезлек белән көттек. Биредә мин үземә яңа дуслар таптым. Күп кенә кызыклы һәм файдалы әйберләр белән таныштым».
Ринат: «Ниндә бәйгедә катнашсаң да, аңа бит әзерләнергә кирәк. Әлбәттә, әзерләнү дәверендә төрле каршылыкларга юлыгасың. Күпме эзләп тә табылмаган китаплар була, берничә тапкыр укып та аңламаган материаллар очрый. Кайвакыт бөтенләй уку теләге бетеп куя. Шундый вакытларда янында ярдәм итәрлек, таяныч булырлык кешеләр булса, бөтен каршылыкларны да җиңеп чыгып була. Әз генә үзеңә ышану гына кирәк! Миңа һәрдаим ярдәм итеп торган әти-әниемә, укытучыларыма, барлык дусларыма зур рәхмәт».
Владислав: «Быел мин үзалдыма региональ этапта уңышлы чыгыш ясарга дигән максат куйдым. Укытучым Айдар Нәкыйпов белән олимпиадага уку елының беренче көннәреннән үк әзерләнә башладым. Республика этабы олимпиадаларына килгәндә, алар күңелдә якты бер истәлек булып сакланып калды. Олимпиада миңа яңа дуслар, танышлар, яңа эмоцияләр, яңа стимуллар белән баетты.
Валерия Васильева - Улисьял авылыннан. Ул Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы. Валерия мари теле һәм әдәбияты фәннәрен аеруча ярата. 9 сыйныфтан алып Валерия олимпиадаларда бик актив катнаша. Ул белемен республика күләмендә үткәрелүче олимпиадаларда да сынап карый һәм матур нәтиҗәләргә ирешә. 2011-2012, 2012-2013нче уку елларында ул республикада җиңүче булып таныла. Ә бу уку елында Йошкар-Ола шәһәрендә узган регионара олимпиадада III урынны яулый. Валерия үзенең уңыш серен өстәмә әдәбиятны күп укып, үзлегеннән шөгыльләнүдә күрә. Тырыш укучы мари теле һәм әдәбияты укытучылары Алина Иванова һәм Ираида Васинкинага бик рәхмәтле.
Аделина: «Татар теленнән район олимпиадаларында мин өченче тапкыр катнаштым. Беренче елны 2нче урынны гына алдым. 10нчы сыйныфта районда беренчелекне алып, республикада призер булдым. Бу минем өчен зур куаныч булды. Үзем удмурт кызы булсам да, татар телен бик яратып өйрәнәм. Ниһаять, быел мин үз теләгемә ирештем: республикада да җиңү яуладым. Бу уңышларга ирешүдә мин укытучыларыма зур рәхмәтле. Киләчәк эшләрендә дә аларга уңышлар телим».
Анастасия: «Милләтем буенча мин - рус. Шулай да татар телен бик теләп өйрәнәм. Чөнки тирә-юнебездә яшәүчеләр татарлар бит! Республика олимпиадасында катнашу минем өчен бер зур имтихан булды. Үз белемнәремне сынап карау белән беррәттән, биредән мин зур тәэсирләр белән кайттым».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250