Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Безнекеләр беренче... яки һич кенә дә мактанмыйча кала алмыйбыз (+фото)

Бүгенге көндә Гүзәлия Фазылҗанова Урта Көшкәт урта мәктәбендә, Нәкыйпова Лилия Түнтәр урта мәктәбендә, Илһам Шигапов Чепья урта мәктәбендә белем бирәләр.

Быел "Ел укытучысы" бәйгесе ике юнәлештә уздырылды. Берсе "Ел татар теле укытучысы" дигән өлеш иде. Фазылҗанова Гүзəлия быелгы уку елының "Ел укытучысы" бəйгесендə Гран при иясе-җиңүче! 
Нәкыйпова Лилия быелгы уку елының "Ел татар теле укытучысы" жиңүчесе. Алар бүген Кукмарада узган республиканың зона турында катнашты. Дəрес бирделәр һәм осталык дəресе үткəрделәр... Арча, Əтнə, Кукмара һ.б район укытучылары белән көч сынаштылар.
Әлеге ике мөгаллим дә үзләренең хезмәт сукмакларын Көшкәтбаш урта мәктәбендә башлаучылар. Әлеге мәктәптә тәҗрибә туплап китүчеләр. Мәктәбе "бетсә" дә (хәзерге вакытта башлангыч мәктәп) тәҗрибә, осталык арта гына бара. 
Яшь мөгаллимебез - Илһам Шигапов район күләмендә уздырылган "Яшь укытучылар дебюты" җиңүчесе. Ул шулай ук Көшкәтбаш төп белем бирү мәктәбен тәмамлаган укучы. Күренеп тора "Алма агачыннан ерак төшмәгән". Илһам шулай ук  Кукмарада  ачык дәрес һәм осталык дәресе күрсәтте.

Бүгенге көндә Гүзәлия Фазылҗанова Урта Көшкәт урта мәктәбендә, Нәкыйпова Лилия Түнтәр урта мәктәбендә, Илһам Шигапов Чепья урта мәктәбендә белем бирәләр. Ә үзләре #БЕЗНЕКЕЛӘР
Лилия Гарифуллина

чыганак: ШатКөшкәтбаш
Фотосурәтләр җиңүчеләрнең шәхси сәхифәләреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев