Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген 1 сентябрь, мәктәпкә иртәгә барасы

1 сентябрьдә безнең илебез Беслан вакыйгасын искә ала.

Бүген 1 сентябрь, якшәмбе көн, шуңа күрә мәктәпкә иртәгә барасы, тантаналы линейкалар иртәгә булачак. Районыбызның барлык мәктәпләре дә,  җәйге озын каникуллардан соң, гөрләп торган эш режимына күчәчәк, яңа көчләр туплап килгән балаларны кабул итәчәк. Һәр ел саен, 1 сентябрьдә безнең илебез Беслан вакыйгасын искә ала. 2004 елда Төньяк Осетиядәге мәктәпләрнең берсендә террорчылар тарафыннан мәктәп балаларының җаннары кыелган, каннары тамган көн ул. Мондый канкойгыч хәлләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде, илләребез имин, күкләребез аяз булсын, балаларыбыз шатланып, тәртипле үссеннәр дип адым саен теләп йөрик. Тели белгән теләк кабул була. Яңа уку елы бәрәкәт белән башланып, бәрәкәт белән дәвам итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп