Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген балалар бакчалары сабыйларны кабул итте

Бүген балалар бакчага барды. Дөрес, төркемдә барлык бала да түгел, егерме баланың унысы килгәндер. Әти-әниләрнең күбесе бакча салкын дип тә, эпедимия вакытында өйдән чыгарырга куркабыз, дип тә китермәгән.

Бар да җитди, бар да куелган таләпләр буенча булырга тиеш. Бистәнең бишенче балалар бакчасында нәкъ тә шулай, бакча капкасыннан ук маска-перчатка кигән хзезмәткәр каршы ала, икенче берсе көтеп торып озата бара, кергәндә дистанция саклыйсы, керү ягында ук педиатр көтеп тора, куллар куйдыртып, төркемеңә озаталар.

“Сөенеч” балалар бакчасында сабыйларны бүген балалар табибәсе Динара Закирова белән шәфкать туташы Лилия Мөхәммәтҗанова кабул итте. Табибә балаларны тыңлап, сабыйларны тикшереп, төркемнәренә озатты. Эш тәртип белән оештырылган, балалар әти-әниләр озатуында килә тора, берешәрләп, яки икешәрләп эчкә үтә, калганнар урамда көтә, дистанция саклана, сакланмаса бакча хезмәткәрләре шундук кисәтү ясый.

Килгән балалар бакчаны, тәрбияче апаларын сагынганнар, тәрбиячеләр шулай ук хезмәт җимешләрен кочак җәеп каршы ала, кысып-кысып ярата.

Инде бар да хәере белән булсын! Кемдер эшкә чыгу сәбәпле, баласын бакчага илтергә мәҗбүр, кемдер чыгарылыш елы, дип ни дә булса өмет итеп илтә. Ничек кенә булмасын, балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар, авырмасыннар, көннәр дә җылы торсын, бакчалар да җылынсын.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы