Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген Балтачта “Ел тәрбиячесе – 2015” бәйгесенең зонаара туры үтте (фото).

Бүген Балтач бистәсенең 4нче номерлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесенең зонаара туры үтте.

Без, гадәттә, баланың шәхес булып формалашуында укытучы мөһим рольне уйный дип сөйлибез. Ә бит бала мәктәпкә хәзерлек һәм азмы-күпме белем белән килә. Аны ул балалар бакчасында үзләштерә. Бакча яшендә үк баланың җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә, кул эшләренә, спортка сәләте ачыла. Үз-үзен сәхнәдә тотарга өйрәнә. Соңгы дистә елда чит телләр өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Боларның барысы да тәрбиячеләр тырышлыгы аша тормышка ашырыла.
Менә шушы эшчәнлекләрне чагылдырып, бүген районыбызда Балтач бистәсенең 4нче номерлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" конкурсының зонаара туры үтте. Ни өчен 4нче номерлы балалар бакчасы базасында дигән сорау туа торгандыр, билгеле. Әлеге бакча республика күләмендә узган ел мәктәпкәчә яшьтәге балаларга берничә тел өйрәтү күнекмәләрен өйрәтү буенча 1 миллион сумлык Грант откан булуы белән данлыклы.
Биредә Саба, Теләче, Кукмара, Арча, Әтнә, Мамадыш һәм Балтач районыннан икешәр тәрбияче үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Мәртәбәле жюри аларның балалар белән үткәргән ачык чараларына һәм методик темалары буенча әзерләнгән презентацияләренә бәя бирде. Безнең районнан 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Абдуллина һәм Кариле балалар бакчасыннан Гөлназ Гатауллина катнашты. Әлеге бәйге үзара тәҗрибә уртаклашу, инновацион алымнар куллануның практикадагы үрнәге һәм һөнәри осталыкны күрсәтү дә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250