Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген, Балтачта, район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе булды.

Чарада район җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.

Конференциягә килүчеләр иң элек мәгариф учреждениеләре әзерләгән күргәзмә белән танышты.
Аннан соң район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиеваның "Балтач муниципаль районы мәгариф системасын үстерү нигезе - уку-укыту процессының сыйфатын камилләштерү" дигән темага доклады тыңланды. Төп докладтан соң Кариле балалар бакчасы мөдире Ганиева Айгөл Вакыйф кызы - «Мәктәпкәчә дәүләт белем бирү стандартлары», Чепья урта гомуми белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Грахов Константин Викторович - «Национальное образование и воспитание в условиях сельской школы», Балтач гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Мөхәрләмов Ринат Камил улы «Хәрби-патриотик тәрбия бирүдә тормыш иминлеге нигезләре фәне» дигән тема буенча чыгышлар ясады.
Конференция эшендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Равил Габделхак улы Хәмитов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Миңнәхмәт кызы Хашимова да катнашты.
Конференциянең икенче өлешендә лаеклы ялга китүчеләрне, быел эшкә кайткан яшь укытучыларны котладылар. Алдынгы мәгариф хезмәткәрләрен, җиңү яулаган мәгариф учреждениеләрен дә бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250