Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырдылар

Бүген Татарстанда беренче сыйныфта укучы барлык балаларга да "мәдәни көндәлек" тапшырылды. Шул исәптән безнең Балтач районында да 359, ә бистәнең үзендә 109 бала "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"нә ия булды.

Димәк, хәзер укучылар ике көндәлеге бар. Берсе аның уку предметлары буенча төп көндәлек булса, икенчесе исә бүген генә укучыларга тантаналы төстә тапшырылган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге". Алар уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак. Ел азагында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Моннан тыш, алар Казанга тантаналы чарага чакырылачак.
"Бу проект, әлбәттә, зур кызыксыну уята. Беренче сыйныф укучылары арасында инде порталга кереп теркәлгәннәре дә шактый. Бу проект укучыларның да, аларның ата-аналарының күңеленә дә хуш килгән дигән сүз. Мәдәният елында бу нәтиҗәле, файдалы акция булыр дип уйлыйбыз", диделәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре.
Ә балалар өчен бүгенге көн мәдәни көндәлеккә ия булу белән бергә китапханә тормышы, китаплар белән танышу, китапханәче апаларның кызыклы мәгълүматлар, видеофильмнар күрсәтүләре белән дә күңелләренә кереп калачак.
Без исә Балтач балалар китапханәсендә үткән чарада катнашып, укучыларның мәдәни көндәлекне кабул итеп алган мизгелләрен күзәттек.
Сезнең игътибарга шул кичәдән фотосурәтләр тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250