Бүген бәйрәм: Куныр урта мәктәбенә – 100 ел
Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. Бу көннәрдә Куныр урта мәктәбе үзенең 100 еллык зур юбилеен каршылый. Сәгать телләрен кирегә борып, ераккарак китеп карасак, мәктәп тарихы Шода сигезьеллык, Куныр башлангыч һәм урта мәктәп тарихларын берләштерә.
Шода мәктәбе тарихы
1918-1919 елларда Шода авылында беренче баскыч совет мәктәбе ачыла. Мәктәпнең беренче укытучысы Малмыжда укытучылар курсын тәмамлаган үз эшенә нык бирелгән, алдынгы карашлы, киң фикерле Салих Касыймов булган. 1929-1930 уку елыннан мәктәп дүрт сыйныфлык программа белән башлангыч мәктәп булып эшли башлый. 1925-1940нчы елларда монда Гыйлметдин Гыймадетдинов, Мөхәммәтгали Закиров, Фатыйх Ибраһимов, Хөснетдин Таҗетдинов, Рәшидә Сафиуллина, Хәлил Фазлыев һәм башка укытучылар укыта. 1933 елда Сәрдек авылындагы колхозчы яшьләр мәктәбе Шодага күчерелә һәм тулы булмаган урта мәктәп статусы ала. 1934-1941 елларда директор булып Мәңгәр авылыннан Әхмәтхан Фәйзрахманов эшли. Шоданың үз егете Гыйлметдин Гыймадетдинов укыту бүлеге мөдире була.
1941 елның 22 июне... Сугыш афәте Шода мәктәбен дә читләтеп үтми. Беренчеләрдән булып мәктәп директоры Әхмәтхан Фәйзрахманов сугышка алына. Бер-бер артлы башка ир-ат укытучылар да кулларына корал алып Туган илне саклау өчен яу кырына китәләр. Шода тулы булмаган урта мәктәбендә сугыш чорында балаларны Семен Павлов, Гөлҗиһан Павлова, Петр Денисов, Елена Гыйлманова, Әхликамал Зиятдинова, Бибинур Гыйниятова, Гани Миңлебаев, Мөнирә Шәрипова, Кәримә Вәлиева, Оркыя Абдуллина, Мөкәррәмә Ганиева, Елизавета Антонова, Гаян Ризванов, Рәйсә Юнысова, Дилбәр Сөләйманова, Рәйханә Сәгытдинова, Садә Гатауллина, Мария Хрисанова, Екатерина Сырцова, Екатерина Садаковалар укыта, авыл халкы белән бергә ил кайгысын иңнәрендә күтәрәләр. 1942 елдан директор булып Гайнетдинов Фәләх Гыйльметдин улы эшли. Шулай ук Рашитов Фатыйх, Гыйматдинов Гайнетдин, Кисилев Василий, Чумаров Владимир сугыштан исән-сау кайтып педагогик эшчәнлекләрен Шода мәктәбендә дәвам итәләр.Сугыш тәмам. Әмма авылга сугыш китергән афәтләр: җимерекләр, ярым хәлсезләнгән гаиләләр, бушап калган ашлык амбарлары, фәкыйрьлек, ятимлекләр – бөтенесе калды. Барысын да хәл итәсе, барысын да яңартасы, төзисе бар.
1953 елда Шода җидееллык мәктәбенең директоры итеп Кәримә Рәшитова билгеләнә. Иң авыр елларда үзенең 41 ел гомерен Шода мәктәбендә укучы балаларны тәрбияләүгә багышлаган Кәримә Рәшитованың хезмәте бәя биреп бетергесез. 33 ел дәвамында ул укыту бүлеге мөдире, мәктәпнең директоры булып эшләде. Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге “Хезмәттәге батырлык өчен”, “Хезмәттәге уңышлары өчен”, “Бөек Ватан сугышы чорында хезмәттәге батырлыгы өчен” медальләренә лаек булды.
Сугыштан соң коллективка яңа укытучылар өстәлә: Мәликә Латыйпова, Рәйсә Нәкыйпова, Әнвәр Ибраһимова, Фатыйх Рәшитов, Нина Арыкова, Василий Кисилев, Александра Кисилева, Владимир Чумаров, Майя Белова, Фодей Шабалкин, Екатерина Садакова, Граня Чеботарева, Ксения Телещина, Гыйлметдин Гыймадетдинов, Харис Вафин, Гайнетдин Гыйматдинов, Җәүһәр Әүхадиева, Равил Хәбибуллин, Наҗия Шәйхетдинова, Разит Алкин, Сөнәния Ризванова, Мөхәммәт Шәфигуллин, Рая Данилова, Рабига Данилова, Гөлниса Вәлиева, Ясирә Нәбиева шундыйлардан.
Шода җидееллык мәктәбе 1961нче елдан сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә. Директорлар булып Илдар Фазлыев, Кәримә Рәшитова, Фәрит Сәләхов, Фәрит Рәшитовлар эшли.
Белем йорты үзенең укучылары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Советлар Союзы Геройлары – Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимов, полковниклар – Роберт Ризванов, Әхмәт Әхмәдиев, подполковниклар – Җамалетдин Искәндәров, Хәмзә Хафизов, Гамбәр Гафиуллин, Олег Гайнетдинов, Рафаил Хөсәенов, Һидият Гайсин, Заһир Зәкиев һәм Куныр урта мәктәбе укучылары Альберт Антонов, полиция майоры Илдус Зәкиев, полиция капитаны Гарифуллин Радик безнең мәктән горурлыклары. Шода мәктәбен тәмамлаган укучылар арасында Россия һәм Татарстан республикасының атказанган исемнәренә лаек булганнар да шактый. 6 Хезмәт Кызыл байрагы һәм Хезмәт Даны орденнары кавалерлары, 1 Ленин ордены кавалеры, 5 Почет билгесе ордены кавалерлары, 1 РСФСРның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган хезмәт ияләре саны исә 25кә җитә. Шуларның 10сы – авыл хуҗалыгы , 1се – транспорт, 1се – мәдәният, 1се – төзелеш, 12се – мәгариф өлкәсендә. Фән кандидатлары 3әү, гыйльми дәрәҗәгә ирешкән иң яшь фән кандидаты Зиатдинова Ландыш. Бүгенге көндә Мексикада яши, Пуэбла автоном университетында студентларны рус теленә өйрәтә. Район һәм республикабыз тарихында якты эз калдырган бертуган Харис, Мәхмүт, Шамил, Камил, Хәмит Гәрәевлар да Шода сигезьеллык мәктәбе укучылары.
1980 елда Шода сигезьеллык мәктәбе кабат башлангыч мәктәп булып кала. Мәктәп мөдирләре булып Низамиев Нәкыйп, Хәбибуллина Гөлнур, Газизова Мәгъфирә, Саттаров Ленар, Дәүләтшина Фаиләләр эшли. Ә 1997нче елда “Якты юл” колхозы көче белән салынган яңа бина ачылды. Аны ачу тантанасында республикабызның I Президенты Минтимер Шәймиев катнашты һәм фатиха бирде.
Куныр мәктәбе тарихы
Шода мәктәбе белән бер үк елларда ачылып, ачлык-ялангачлык елларында да балаларны мәктәпкә тарткан, сугыш чоры ятимнәрен үзенә сыендырып, зур тормыш юлына әзерләгән Куныр мәктәбе 1919нчы елда ук беренче баскыч совет мәктәбе ачыла. Халык хәтерендә аның беренче укытучысы Иске Пукшинер авылыннан Нурислам исемле егет булуы сакланган. 1923нче елда Арбор авылыннан Җәвад Хәлиуллин, 1930нчы елларга кадәр Котдус Сәгъдиев, Зөбәйрә Сәгъдиева, Заһретдин Шиһабетдинов, Галимә Мөхәммәдиева, Бәдерниса Хәнәфиевалар да балаларга белем бирә. 1927нче елдан 4 еллык башлангыч мәктәп булып эшли башлый. 1930-1940нчы елларда укытучылар Һади Вәлиев, Сафин, Әминә Нигъматҗанова, Әминә Хәкимова, Маһишәрәф Сафина, Солтанбәков, Сәгыйтьҗан Мөхәммәтҗанов, Фатыйма Мөхәммәтҗанова, Ризван Гыйльфанов, Зөләйха Гыйльфанова, Идрис Фәттаховлар булган. Сугыш елларында мәктәп мөдирләре булып Фатыйма Мөхәммәтшина, Нәзирә Әхмәтшина, укытучылар Наҗия Зиятдинова, Рәйсә Минһаҗева, Бәгъдәгөл Нәҗметдиновалар эшлиләр. Сугыштан соңгы беренче елларда аны Әхмәров, Гарипов Нәкыйпләр җитәкләгән, укытучылардан Илья Егоров, Камил Зыятдинов, Садыйк Йосыпов, Мәдинә Ибраһимова, Елизавета Павлова, Анна Егорова, Ольга Волкова, Иван Антоновлар балаларга белем һәм тәрбия биргән. 1949нчы елда мәктәп урнашкан Мөхәммәтсадыйк бай йорты тулысынча янып бетә. Мәктәп өчен махсус бина 1963нче елда төзелә. Анда 4 класс бүлмәсе була. Куныр башлангыч мәктәбендә белем биргән укытучылар: Рәйсә Минһаҗева (39 ел), Елизавета Павлова (27 ел), Мәдинә Ибраһимова (25 ел), Наҗия Зыятдинова (10 ел). Шулай ук Равил Зарипов, Мөдәрис Шәйхиев, Сания Ибраһимова, Линура Гарифҗанова, Гөлсимә Гафиятуллина, Гөлсия Камалова, Нина Андреева, Клавдия Караваева, Нәфисә Хәсәншина, Резеда Зиннатуллина, Мәгъсүмҗан Хафизовларның исемнәрен дә авыл халкы зур ихтирам белән искә ала. Ниһаять, 1980 елда күптән көтелгән 320 балага исәпләнгән типовой мәктәп ачыла. Биредә Шода, Дорга, Иске Пукшинер, Сәрдек авылларыннан балалар килеп укыйлар. 40 ел эчендә төп мәктәпне 1009, урта мәктәпне 817 укучы тәмамлаган.1980-1998 елларда Куныр урта мәктәбе белән гаять белемле, яңалыкка омтылучан, таләпчән, кешелекле Рашитов Фәрит Фатыйх улы җитәкчелек итә. Ул тирән белемле, көчле укытучылар коллективы туплады. Коллективны җитәкче белән бер сулышта яшәргә юнәлткән, бик күп укытучыларны шушы хезмәтенең серләренә өйрәткән Дәүләтшина Сөнәния 1980-1985нче елларда укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. 1985-2005нче елларда бу вазифаны Зәкиева Фәймә, 2005нче елдан Закирова Гөлшат башкара. Тәрбия өлкәсендә төп дирижерлык вазифасын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 1980-1985 нче елларда Зәкиева Равия, 1985-1998 елларда Галеев Вагыйз, 1998- 2017 нче елларда Газыймҗанов Тәбрис, 2017 нче елдан Михайлова Светлана башкара. Шул елларда балаларга армый-талмый белем биргән Хәсәншина Нәфисә, Зиннәтуллина Резеда, Рәшитова Гөлфирә, Закиров Кәбир, Хафизов Мәгъсүмҗан, Хәбибуллин Гадил абыйларның якты истәлеге бик күп укучыларның күңелләрендә сакланыр.
1998 елдан мәктәп Галеев Вагыйз Галимулла улының ышанычлы кулларына тапшырыла. Тынгысыз, максатчан директорыбызның тырышлыгы,үҗәтлеге белән мәктәбебездә зәвыклы, заман таләпләренә туры килерлек итеп, 2 тапкыр – 2005 нче, 2015 нче елларда капиталь ремонт үткәрелде. Ул мәктәп коллективында эшлекле, җылы атмосфера, балаларга белем алырга уңайлы шартлар тудыру өчен зур көч куеп эшли. Аның тырыш хезмәтенең нәтиҗәләре куанычлы.
Рәсемдә: гасырлык тарихы булган мәктәпнең хәзерге коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев