Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген икеләтә бәйрәм, пионерия туган көн дә

19 май - пионерия туган көн

СССР заманнарында бу көнне урман-кырларга чыгып, пионер учаклары ягылды, дружина сборлары үткәрелде. Мәктәп балалары өчен генә түгел, зурлар өчен дә чын бәйрәм була иде ул. Әлеге бәйрәм балаларның тормышына бер ямь, җылылык кертте, бердәмлек һәм дуслык хисе уятты. Кызганычка каршы, боларның барысы да еракта калды. Тәрбия мәктәпләре булган октябрят, пионер оешмалары бетерелде, комсомол юкка чыкты. Үткән буыннарның идеаллары Александр Матросов, Зоя Космодемьянская, яшь гвардиячеләр кебек каһарманнар булса, бүгенге көн балаларыныкы инде башка геройлар.

Әмма әле безнең районда пионериянең матур үрнәген саклаган «Дуслык учагы» яшәп килә. Өч республика балаларының уртак бу бәйрәме быел безнең җирлектә үтәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев