Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген Смәел авылында районыбызда беренче модульле китапханә ачылды (+ бик күп фото)

Рухи биеклектә кал син, китап!

Соңгы елларда Смәел авылында күп кенә төзелешләр алып барылды. 2020 елда мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, 2021 елда яңа ФАП үз ишекләрен ачты, яңа боз мәйданчыгы төзелде. Модульле китапханәнең дә әлеге авылда эшли башлавына аптырарлык түгел. 2019 елда әлеге китапханә 100 мең сумлык грант откан булган инде һәм 2021 елда гомуми эш нәтиҗәләре буенча 2 миллион 500 мең сумлык грант отып, әле моңарчы районыбызда бөтенләй булмаган заманча үзгәрешләр кичергән. Грант акчасына биредә 1971 данә китап кайткан, мебельләр яңартылган, интерактив такталар куелган.
Балалар өчен аерым зал эшләнгән. Анда төрледән-төрле китаплар, журналлар урын алган. Шулай ук интерактив уен экраны да бар. Анда бары тик логиканы эшләтә торган кызыклы һәм файдалы уеннар гына кергән. Зурлар ягындагы китап киштәләре шулай ук бик бай. Татар, рус телендәге матур әдәбият, сәламәтлек, икътисад һәм башка күп темаларга багышланган китапларны күреп, күрше районнардан килгән китапханәчеләр дә соклануларын белдерде.
Егерме елга якын китапханәче булып эшләүче Гөлфинә Әхмәдиева әйтүенчә, 2021 елда барлыгы 526 китап укучылары булган, аларга 13995 данә китап бирелгән.
Бәйрәм чарасы китапханәдән мәдәният йорты сәхнәсенә күчеп, шунда дәвам итте. Әлеге күркәм чарага килгән һәркемне мәдәният йорты коридорында җанландырылган картина геройлары каршы алды. Алар янәшәсеннән берәү дә битараф кына үтеп китә алмады. Әлеге чара турында тулырак газетабызның алдагы саныннан укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев