Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүгенге Белем бәйрәмендә гимназистлар район башлыгына сүз бирде +фоторепортаж

"Гел бер урында гына торып булмый, алга барырга кирәк”...

Бүгенге Белем көне бәйрәменә гимназиядә белем алучы балалар куанып килде. “Баламның укырга бик киләсе килде, хәерлегә генә була күрсен”, дип, шаяру катыш  әйтүчеләр күп булды. Инде дә килгәчтен, биредәге үзгәрешне күреп балалар гына түгел, әти-әниләр дә сокланды. Капиталь ремонттан соң гимназия бөтенләй үзгә, кайчандыр әлеге белем йортын Наил Сафиуллин оешмасы салган булган, менә хәзер ремонтлавын да үзләре башкарып чыгалар.  Бу хакта тантанада кадерле кунак буларак катнашкан районыбыз  башлыгы Рамил Нотфуллин белдерде. “Бүгенге мәгариф системасында балаларга белем алырга бөтен шартлар да тудырылган, – диде Рамил Рәшитович үз чыгышында.– Программалар эшләп тора, районыбыз әлеге программаларда даими катнаша, шундыктан, хыяллар да чынга аша. Гимназиягә нинди зур капиталь ремонт кертелде, әлеге бинаны саклау барлык коллективның һәм дә укучыларның бурычы инде хәзер. Якын көннәрдә җиһазлар да кайтып җитәр. Балалар,  шушындый матур гимназияне төзек тотарбыз дип сүз бирәсезме?” Әлбәттә инде, укучылар беравыздан “Әйе” диде, һәм бу вәгъдә үтәлсен өчен мәктәп коллективына гаять тә уяу булырга туры киләчәк.Чөнки балаларыбыз бик шуклар, ут борчасы кебекләр. Казаннан килгән вәкил Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның котлау сәламнәрен җиткерде, мәктәп – киләчәкнең нигезе, дип белдерде. Гимназия директоры Ринат Мөхәрләмовның да әйтер сүзләре күп, “ Бүген 400дән артык укучы өчен гаять тә мөһим көн. Гимназиябез капиталь ремонттан соң, яңадан ачылгандай кебек, укучыларын кабул итте. 64 нәни бөртекләребез өчен бу көн  аеруча да истәлекле, аларны бүгеннән башлап   бай эчтәлекле мәктәп тормышы көтә. Яңа ук елында 1нче һәм 5 нче сыйныфларда инженерлык сыйныфлары ачтык. Бу безнең яңалыкка  омтылуыбыз гына түгел, белем бирү үсешенең бер юнәлеше. Гел бер урында гына торып булмый, алга барырга кирәк”, диде Ринат Камилович тантананың башында ук сүз алып. Тантанада тагын кемнәр катнашкан, гимназиядә тагын нинди яңалыклар бар, бу хакта газетадан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гимназия