Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәхет бары үз эшенең остасына гына елмая (фото)

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Балтач мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закированың "Закон территориясе" ("Территория закона") республика консурсында җиңүе хакында хәбәр иткән идек инде. Бүген сезнең игътибарга "Белем учреждениеләрендә укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән сизелерлек өлеше өчен" номинациясендә беренче урын яулаган, тынгы белмәс, үз эшенең чын остасы булган...

- Руфия, иң беренче чиратта зур җиңүең белән ихластан котлыйбыз. Белүемчә, бу бәйгедә беренче елын гына катнашуың түгел?
- Әйе, мин беренче генә елын катнашмыйм инде, 2013 нче елда шушы уку номинациядә 3 нче урынны алган идем. Узган уку елында да папка тутырып җибәрдек, әмма уңыш елмаймады! Нишләтәсең, бәйге булгач кемдер җиңелергә дә тиеш.

- Республика күләмендә үтүче бәйгедә җиңү яулауның җиңел генә бирелмәве һәркемгә мәгълүм. Бу озак еллар башкарылган хезмәт нәтиҗәсеме, әллә бәхет елмаюмы?
- Республика күләмендә күп бәйгеләрдә катнашканым бар, сүз дә юк җиңүләр сирәк була. Бу җиңү озак еллар башкарылган хезмәтебенең нәтиҗәсе, аның белән генә җиңүгә ирешеп булмас иде, ә бәлки чынлап та бәхет елмаюыдыр.

- Руфия, күреп-белеп торабыз, районның һәр мәктәбендә әлеге юнәлеш буенча күләмле генә эшләр башкарыла. Әмма ни өчендер алар берсе дә конкурста катнашырга батырчылык итми.
- Дөрестән дә, һәр мәктәптә дә әлеге юнәлеш буенча күп эшләр башкарыла. Ләкин шушы эшләгәнне бөтен кеше дә күрсәтә белми шул, аның өчен бик бик яхшы итеп документларны барлап, күрсәтмәлелекләр белән тулылындырып, папка тутырырга кирәк. Фотоматериаллар белән бай булырга һәм эстетик яктан да бик затлы булырга тиеш. Сүз дә юк, хәйран чыгым да сорый инде, ә бит моның өчен сиңа беркем дә финанс ягыннан булышам дип тормый. Һәм тагын бер җаваплы моменты - ул шушы мәгълүматларны яклый, исбатлый белү.

- Балаларның тәртибен саклау, профилактика юнәлешендә күп төрле чаралар уздыру күп көч һәм вакыт таләп итә. Минемчә, аны үзең генә башкарып чыгу да мөмкин түгел. Әлеге юнәлештә иң зур ярдәмчеләрегез кемнәр?
- Тәрбия, тәртип мәсьәләсе һәрчак игътибар үзәгендә тиеш түгел. Без беренче чиратта җәмгыятебезгә әхлаклый яктан тәрбияле, үз илен яратучы балалар үстерергә тиеш. Бу - һәрберебезнең дә бурычы, моны һичничек үзен генә башкарып булмый. Мәктәптә профилактик чаралар бик күп үтә. Һәм күп кенә профилактик субъектлар - прокуратура, район эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлегенең психологлары белән эшчәнлек, тыгыз элемтәдә тору яхшы нәтиҗә бирә. Мәктәптә укучылар саны бик күп, төрле гаилә балалары бар. Үзәктә яшәгән балалар барыбер икенчерәк инде, читтән кайтучылар да шактый, алар да тәэсир итми калмый. Төрле хокук бозу очраклары еш күзәтелә, әмма ләкин безнең берсен дә яшереп калганыбыз юк, вакытында әти-әнисенә әйтеп, тиешле чарасын күреп барабыз. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Котдус улы Усмановка һәм аның коллективына бик рәхмәтлемен. Укучылар белән үз итеп, якын итеп сөйләшүе, акыллы киңәшләре белән һәрвакыт безгә ярдәмгә килергә әзер торуы безгә зур терәк. Шулай ук балигъ булмаган балалар белән эшләүче полиция инспекторлары Наил Файзрахманов һәм Ләйсән Шакированың да ярдәмен һәрдаим тоеп эшлибез. Әлбәттә иң зур ярдәмчебез, олы терәгебез -мәктәп директорыбыз Гөлчәчәк Гыйләҗева. Аның бу юнәлештә аеруча игътибарлы , таләпчән булуы эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе.

- Камиллекнең чиге юк, ди халык мәкале. Киләчәктә тәрбия юнәлешендә нинди планнар белән янып яшисез?
- Планнарыбыз бик зур, бөтенесен дә әйтеп тә бетерсәң кызык булмас ул. Иң мөһиме - балаларыбыз исән-имин булсын, зур уңышларга күбрәк ирешеп, мәктәбебез данын еракларга - республика, Рәсәй күләменә чыгарырга язсын! Үзебезне аңлый торган әти-әниләрнең ихтирамын тоеп, яраткан укучыларыбызның уңышларына сөенеп эшләргә язсын дигән теләктә калам.
Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250