Бәхетле балачакка сәяхәт (+фоторепортаж)
Бистәбезнең мәдәният үзәге сәхнәсе ел әйләнәсе буш тормый дип әйтсәк тә арттыру булмас. Профессионал чыгышлар белән беррәттән җирлегебез үзешчәннәрнең дә талантлары югары бәягә ия. Шушы чыгышлар арасында аеруча күңелләрне нечкәртә торган аерым урын биләп торучы концертлар бар: алар да булса, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм аларның остазлары - тәрбиячеләрнең бердәм...
Зурлар төркеменә йөрүче балалар катнашында уздырылган каз өмәсеннән күрсәтелгән өзек тә, мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең бик күп төрле концерт номерлары да, мизгел эчендә күңел түренә кереп урнашкан иң кечкенәләрнең куяннар биюе дә,алардан әз генә дә калышмыйча алкышлар җыйган икенче кечкенәләр төркеме балалары чыгышлары да тамашачы белән бик яратылып кабул ителде. Уртанчылар группасында тәрбияләнүче балаларның моряклар биюе, күптән түгел генә хакимлек итә башлаган әтәч елына багышланган әтәчләр-тавыклар күренеше һәм "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерүләре, минемчә, һичшиксез, үзгә урын алып торды. Ә инде тәрбиячеләр үзләре катнашында куйган биюләр турында яхшы сәхнә осталарына тиң талантлар дигән уй килде.
Иртәнге сәгатьләрдән алып кичкә кадәр газиз балаларыбызга ныклы тәрбия, үтемле белем биреп, нәниләр өчен икенче гаиләгә әйләнгән тәрбиячеләр коллективына олы рәхмәттән башка җылы сүз юк. Шул рәхмәт йөзеннән балаларның аларга карата ихластан ярату хисләре һәм көн дә көн бакчага бик теләп йөрүләре шушы ике яклы ярату хисенең ачык мисалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев