Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биектау районында урнашкан “Костер” лагерында ял итүем турында

Хәзерге заманда 10 көн буе интернетсыз, хәтта телефоннан да аралашмыйча яшәүне күз алдына китерә аласызмы? Мин дә моны мөмкин түгел дия идем.

Әмма тере аралашу күпкә кызыграк булып чыкты. Мин моның шулай икәненә "Костер" лагерында чакта тагын бер кат инандым. Лагерь рус теле олимпиадасында җиңүче укучылар өчен оештырылган иде. Республикабызның һәр районыннан 1 яки 2 бала килгән иде монда. Лагерь дигәч, мөгаен, күбегез җәйге лагерьны күз алдына китергәндер. Әмма без көн саен мәктәптәге кебек 6 шар дәрес укыдык. Аерма шунда: без бары тик рус телен генә өйрәндек. Укытучыларыбыз да гади түгел, фән патшалыгы - КФУдан килгән галимә апалар иде. Рус телен болай да начар белмәсәк тә, алар ярдәме белән тагын да күп серләренә төшендек.
Ә кичләрен без бөтенләй башка дөньяга күчкән сыман була идек. Әйдаманнарыбыз белән бергә үткәргән төрле кичәләр, ярышлар, бәйгеләр безнең арганнарны оныттырды, бер-беребез белән тагы да дуслашырга, үзебезнең яңа сыйфатларыбызны ачарга ярдәм итте.
10 көн үтеп тә китте, әмма лагерьда алган тәэсирләр, белемнәр күңелдә калды. Монда тапкан дуслар белән элемтәне социаль челтәрләрдә дәвам итәбез.
Минем рус теле буенча ирешкән уңышларымда остазым Рәйсә Илгиз кызы Шакирҗанованың хезмәте зур. Мин аңа бик рәхмәтле.
Габделганиева Илсинә
Балтач гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250