Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Әбиемнең сандыгы”ндагы байлыкка шаклар катарлык, ди “Каенкай” сабыйлары (+фото)

Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасында үсеп килүче буынны милли традицияләрдә тәрбияләү зур юнәлеш алып тора

Музыка җитәкчесе Илсөяр Ибраһимова һәм тәрбиячеләр Рәзинә Әхәтова, Әлфия Мәрданова хезмәте белән мәктәпкә әзерлек төркемендә Әниләр көненә багышлап уздырылган “Әбиемнең сандыгы” бәйрәм кичәсе моңа ачык мисал. Әбиләр сандыгыннан чыккан кулъяулык, сөлгеләр, шәляулык һәм башка халык иҗаты җәүһәрләрен балалар үз куллары белән тотып, ука белән чигелгән түбәтәйләрне, калфакларны киеп карап бала күңелендә халык осталарына карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре уяттык. Балалар төрле такмак-такмазалар, әйтемнәр, элеккеге җырлы-биюле уеннар уйнадылар. 
Халкыбызның мәдәнияте бик борынгыдан яшәп килә һәм бүген дә ул көнкүрешебезне бизи. 


Рәмзия Хаҗиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр бәйрәме