Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биктәштә бала саны артуга бара

Биктәш авылының башлангыч мәктәбе бүгенге көндә Салавыч мәктәбенең филиалы дип, ә мәктәпкә хуҗа кеше директор дип түгел, җаваплы укытучы дип йөртелә. Хәзерге вакытта биредә 4 укучы белем ала, 1нче сыйныфта ике, дүртенче сыйныфта шулай ук ике укучы.

Дүртесе дә кызлар. Беренчеләрдә Диана Алексеева, Аделина Зыятдинова укыса, дүртенчедә Альбина Алексеева белән Аделина Нуриева укый. 1995 елдан бирле балаларны Ләйлә Галиева укыта. Үзе Иске Салавыч авылыныкы, көн дә шәхси машинасы белән мәктәпкә чыгып йөри. Кечкенә генә бер дөньяда укыту программасын тиешенчә үтәп, белем туплап ятмышлары. Мәктәпкә кыскарту җилләре яный әле менә ди авыл халкы. Юкса, хәзер генә дүртәү алар, алга таба елдан-ел артачаклар инде. Мәктәп карап торышка әйбәт, балалар да яратып укый, кем белә, бәлки кагылмаслар да әле...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250