Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биш сорауга – биш җавап: ПМПК турында

Соңгы елларда ПМПК (психологик– медик- педагогик комиссия) аббревиатурасы еш ишетелә башлады. Бу сүз нәрсәне аңлата? Нинди эш башкара бу комиссия?

Шушы сораулар белән без район мәгариф идарәсе психологы Алсу Васил кызы Идрисовага мөрәжәгать иттек.

– ПМПК – балигъ булмаганнарның психик һәм физик сәламәтлеген комплекста тикшерүче, шуннан чыгып, баланың гомуми белем бирү мәктәбендә укый алуын яисә укый алмавын ачыклаучы комиссия. Безнең комиссия составында 5 белгеч эшли: психиатр, педиатр, психолог, дефектолог, логопед.

– Комиссиягә нинди балалар килә?
– Сәламәтлекләре чикле балалар (ОВЗ), инвалидлыгы булганнар, ВТЭК узар өчен башта безнең комиссиягә килергә, диагностика узып, коллегиаль белешмә алырга тиеш. Әгәр дә укучы уку программасын үзләштерә алмый икән, мәктәп әти-әнигә баланы комиссиягә алып килергә киңәш итә. Шулай ук имтихан бирү шартларын билгеләү, җиңеләйтү максатыннан да укучылар комиссия уза. Әмма моның өчен аларның диагнозлары ОВЗга тиңләнгән булу шарт.

– ПМПК сүзен ишеткәч, күп әти-әни куркып кала. Ник дип уйлыйсыз?
– Әти-әниләр бу комиссиянең төп эшчәнлеген аңлап бетерми. Улым яки кызымның киләчәген бозабыз дип уйлыйлар, баланы жәллиләр, үсә төшкәч зур сыйныфларда укый ала башлар дип өметләнәләр. Сәбәпләр күп төрле. Әмма әти-әниләргә бер киңәш бирәсе килә. Комиссиягә никадәр алдан килсәләр, балаларга шулкадәр күбрәк ярдәм күрсәтеп була. Безгә 8-9 нчы сыйныф укучылары еш килә башлады. Җиңеләйтелгән программа бирегез, дип киләләр. Бу яшькә житкәч кенә диагноз билгеләп, балага әллә ни ярдәм итеп булмый. Чөнки ПМПКның үз таләпләре бар. Без законга каршы бара алмыйбыз. Бала, башлангыч сыйныфта укыганда, комиссия узса яхшы.

– ПМПК әти-әниләргә нинди документ бирә?
– Коллегиаль белешмә бирәбез. Бу документ бары тик әти-әни кулына имза куйдырып кына бирелә. Өченче затларга (мәктәп, балалар бакчасы) ул күрсәтелми. Документ мәжбүриләүне күздә тотмый. Без укыту программасын бары тик тәкъдим итәбез. Әти-әни безнең тәкъдимне үтиме юкмы – үз ихтыярында.

– ПМПК узарга теләгән әти-әни нәрсә эшләргә тиеш?
– Иң башта сәркатип янына килергә. Ул комиссия узар өчен кирәкле булган документлар исемлеген бирә һәм ПМПК үтү тәртибен яхшылап аңлата. Без мәгариф идарәсе бинасының беренче катында кабул итәбез. Шулай ук 2-61-13 номерына шалтыратып та белешергә мөмкин.

Әңгәмәдәш – Гөлзилдә Газизуллина

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПМПК психологик ярдәм