Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биш сорауга – биш җавап

Җәйге яллар башланып китте. Балаларның җәйге ялы һәм эш белән тәэмин ителеше турында район мәгариф идарәсе методисты Резида Гаязова белән әңгәмә кордык.

– Резида Сәләхиевна, быел балалар кайларда ял итә алачак?
– Балтач муниципаль районының мәгариф идарәсе аша быел 868 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 90 бала җәйге ял һәм хезмәт лагеренда, ә "Романтик"та өч сменада 320 бала ял итәчәк. Балтач гимназиясе һәм Шеңшеңәр мәктәбеннән кала, барлык мәктәп укучылары өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Җәйге ял һәм хезмәт лагере исә Балтач, Кече Лызи мәктәпләрендә генә оештырыла.

–"Романтик" лагеренең эш графигында үзгәрешләр бармы?
– "Романтик" гадәттәгечә 3 сменада эшләячәк. Беренче смена 18 июньнән 24 июньгә кадәр булачак. Профильле сменада(7 көн) балалар оешмалары активистлары булган 100 бала оешма эшчәнлеген активлаштыру серләренә өйрәнәчәк. Юллама - 5125 сум. Әти-әниләр 770 сум түләячәкләр. Икенче смена 21 көн: 26 июньнән 16 июльгә кадәр булачак. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 100 бала ял итә алачак. Техник ижат, кул эшләре белән шөгыльләнүгә игътибар биреләчәк. Юллама бәясе 15390 сум. Әти-әниләр 2310 сум түләячәк. Өченче смена - профильле, 187 көн дәвамында 120 бала сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Патриотик тәрбия, экологик белем бирү юнәлешендә уеннар, викториналар, очрашулар үткәреләчәк. Ул 18 июльдән 4 августка кадәр дәвам итәчәк. Юллама бәясе 13178 сум. Әти-әниләр 1980 сум түләячәк.

– Резида Сәләхиевна, ял итү өчен гаризалар ничек бирелә?
– Беренче һәм өченче сменада ял итәргә теләүчеләр өчен гаризалар мәктәпләр аша бирелә. Икенче сменада ял итүчеләр өчен гаризаларны әти-әниләре эшләгән бюджет оешмалары бирә.

– Районыбызда тагын нинди лагерьлар эшләячәк?
– Яшьләр бүлеге аша 6-12 августта "Хыял" палаткалы лагеренда 10 бала ял итә алачак. Азкеремле гаиләләр балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә яисә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итеп, балаларын бушлай ял йортларында, лагерьларда ял иттерә ала. Шулай ук Куркачида 7 көнлек “Патриот” палаткалы лагерена да бушлай ял итү өчен 14 яшьтән зуррак балаларны җибәрә алалар.

– Ялы ял белән инде, җәйге ял чорында бераз акча эшлим дигән балалар да була бит. Андыйларга эшләргә мөмкинлекләр бармы?
– Чыннан да, хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар, киресенчә, җәйге чорны акча эшләп алу айлары буларак көтә. Район мәшгульлек үзәге "Игенче", "Кама", "Дуслык", "Агрохимсервис", "Ушма" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, "Төзекләндерү" оешмасы белән килешү төзеп, 220 баланы эшкә урнаштырачак.

 

Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәйге ял