Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биш сорауга – биш җавап

Сорауларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең хезмәткәрләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин җавап бирде.

– 11нче сыйныф укучылары арасында һөнәр сайлау алдында икеләнеп калучылар да бардыр, бәлки, һәм Сез аларга нинди һөнәр сайларга киңәш итәр идегез?

– Хокук саклау өлкәсен сайларга, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан Юридик институтына укырга керергә чакырыр идем. Юридик факультетлар күп алар, ә менә бездә – Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләү өчен нәкъ менә шушы институтны сайласаң яхшырак.

– Биредә бюджет урыннары ничегрәк?

– Быел бюджет урыннары күп булачак дип ышандыралар. Тулай торагы бар. Стипендия түләнә. Бездән юллама алып киткәннәр өченче-бишенче курста кире безгә кайтып тәҗрибә туплыйлар.

– Хәзерге вакытта әлеге уку йортында безнең районнан ничә кеше укый?

– Биш райондашыбыз белем ала. Түбән Новгородка, Волгоградка, Иркутскийга, Уфага да барып, нәкъ шушындый ук юнәлештә белем алу мөмкинчелеге бар. Укып бетергәч юллама буенча безгә – Балтач районына кайтырга тиешләр, әмма калада калсалар да, башка районны сайласалар да, ерак китсәләр дә каршы килү юк.

– Укырга кергәндә нинди имтиханнар бирәсе?

– Рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре карала. Рус теленнән диктант язалар һәм физик хәзерлек яхшы булырга тиеш. Сәламәтлекнең нык булуы да исәпкә алына. Казан Юридик институты оперативниклар хәзерли, шулай ук дознователь, тикшерүче белгечлеге дә алып чыгарга мөмкин.

– Тулырак мәгълүмат өчен номерлар?..

– 88436824346, 89173904141, 89872887837 номеры буенча телефоннан шалтырата алалар.

Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югары белем