Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бишенче бакчада Шаян малай маҗаралар ясаган

"Әй юллар, юллар, бормалы юллар...." Әйе, бу юллар безгә таныш җыр юллары булса да, уйлансаң күпме фикергә килергә була... Без катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һәм бакчага йөрүче нәниләребез "Юл йөрү кагыйдәләре"н өйрәнеп, кабатлап, ныгытып торабыз.

Узган атнада да бакчабызда "Сак бул - балалар !" атналыгы узды. Шул форсаттан файдаланып бездә үзебенең уртанчылар төркеме балалары, тупланган белемнәребезне ныгытыр өчен "Шаян малай маҗаралары" дигән уен уздырдык. Балаларның шатлыклары , янып торган күзләре, күңелләрендәге уңай эмоцияләре ташып тора иде. Белемебез белән уртаклашырга, үзебезне күрсәтергә без бакчабызга ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә чакырдык. Уеныбыз бик күңелле, позитив, рәхәт атмосферада үтте. Безнең нәниләрне килгән кунаклар да оялдырмады, балаларыбыз аларга үзләренең белемнәрен уен вакытында күрсәтеп, шаккатырдылар. Уеныбызның маскаты: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен,светофор турында белемнәрен, юл билгеләрен үзләштерү, ныгыту; сөйләм телен, игътибарлылык күнекмәләрен, зиһененне үстерү; дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юл билгеләрен белүнең тормыш иминлегенә дә әһәмиятле булуын аңлату иде. Һәм без бу максатларга ирештек, чөнки нәниләребез Шаян малайга рәхәтләнеп юлда дөрес йөрергә, кайда уйнарга ярый һәм ярамый, тротуар һәм дамба нәрсә ул, светофор дустыбыз белән таныштырдылар, төсләренең төп кагыйдәләрен ачыкладылар, юл билгеләрен танырга өйрәттеләр. Әле ул гына да түгел, арып китмәс өчен "Светофор" дигән физкультминутка да ясадылар һәм сөйләм телен үстерү өчен Рәшит Бәшәрның "Светофор" шигырен күмәк сөйләделәр.Бәйрәм бик күңелле булды, сюрпризларга да бик мул иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә балаларыбызны чынлап та кечкенәдән үк нык итеп юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәнебезгә инандылар, балаларыбыз алдагы тормышта белем туплагач, ныгыткач исән-имин йөриселәренә ышанып киттеләр һәм үзләренең бүләкләрен тапшырып, балаларыбызның рухын тагын да күтәрделәр. Шушы чын йөрәктән тапшырылган бүләкләре өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә аерым рәхмәт әйтәсебез килә. Керсез күңелле сабыйларыбызның күңелен күргәнегез өчен сезне дә Аллаһы Тәгалә зурласын.
Нәниләребез бик шат булып, рәхәтләнеп күңел ачып, ял иттеләр. Аларга юлда исән-имин йөрергә язсын, алган белемнәрен тормыш юлларында дөрес кулланырга насыйп булсын, юлдагы хәвеф-хәтәрләрдән Аллаһы Тәгалә аларны сакласын иде. Исән-имин булыйк. Һәрберебезгә дә чыгып киткән юллардан кире өйләребезгә, туганнарыбыз янына, туган төбәкләргә әйләнеп кайтырга язсын иде.Амин!

Гөлназ Шакирова,
Уртанычылар төркеме тәрбиячесе.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250