Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасында нинди чара узган? (фото)

Юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтән үк башлау бик мөһим.

Балтач бистәсенең 1нче номерлы балалар бакчасында юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган чара үтте. Юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтән үк башлау бик мөһим, чөнки нәкъ менә шушы яшьтә алынган белемнәр балаларның хәтерендә ныклап саклана.

Балалар бакчасында кечкенәләр төркеме балалары белән “Юлдан дөрес хәрәкәт ит”, зурлар төркеме балалары белән “Юл тәртип ярата” дип исемләнгән бердәм эшчәнлекләр күрсәтелде.

Барлык төркем балалары да юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллый. Алар светофор, транспорт төрләре, махсуслашкан транспортның ни өчен кулланылганы турында беләләр, юлларда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген, юлны светофорның яшел уты янганда гына чыгарга яраганлыгын яки җәяүлеләр кичүе буенча гына узарга мөмкин икәнлеген беләләр, юл билгеләрен атый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл кагыйдә