Бистәнең 4 номерлы бакчасы әллә үзәккә күченгәнме? (+фоторепортаж)
Бакчабызда балаларны төрле-төрле экскурсияләргә йөртүгә ияләшеп киләбез инде. Ул һәм кызларыбыз төрле һөнәр ияләре белән очрашып, кызыклы мәгълүматлар туплыйлар.
Бу юлы бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары янгын сүндерү бүлегенә һәм "Хыял" яшьләр үзәгенә сәяхәт кылып, биредә эшләүчеләр белән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны ирештергән. Хәзер инде алар янгын сүндерүчеләрнең нинди җаваплы һәм куркыныч хезмәт башкаруларын беләләр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә өйрәнеп торалар.
Ел башыннан экскурсияләр күп һәм бик бай эчтәлекле булды. Әлбәттә, бу тәрбиячеләребезнең зур тырышлык нәтиҗәсе. Рәхмәт Сезгә, тынгы белмәс тәрбияче апаларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев