Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бистәнең беренче номерлы “Ак чәчәк” балалар бакчасында үткәрелгән чыгарылыш кичәсеннән хатирәләр... (фото)

Кошларга да канат үскәч, Канатларга куәт күчкәч, Калдыра бит туган оясын... "Балаларга фатыйха" җырының шул юлларын ишеткәч, күз алдымда кабат бистәнең беренче номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасында күптән түгел үткәрелгән чыгарылыш кичәсеннән хатирәләр яңарды.

Бизәлгән залга шарлар тоткан берсеннән-берсе чибәр малайлар, кызлар тезелешеп чыкты. Бу залда алар бик күп чаралар үткәрделәр. Көннәренең бер өлеше шушында үтте, дисәк тә һич арттыру булмас. Ләкин бу инде соңгы - бакча белән саубуллашу кичәсе булды.

Яследә йөргәндә чыгышларын пәрдә артыннан гына күзәткән чакларга да 5-6 ел вакыт үткән - сизелмәгән дә. Ни арада үсеп тә җиткәннәр?! Елдан-ел төрле һөнәрләргә өйрәнеп, безне куандыра тордылар алар. Әлеге авыр һәм мактаулы хезмәттә иң зур өлешне керткән, безнең балаларыбызны якын итеп, тәрбияләп үстергән тәрбияче апаларыбыз Чулпан Һадиева белән Фәридә Вәлиуллинаның, аларның ярдәмчеләре Сәвия Шәйхетдинова белән Энҗе Закироваларның тырышлыгы бәяләп бетергесез.

Шушы дәвер эчендә алар безнең тормышыбызда кадерле һәм якын кешеләргә әверелделәр. Һәр сабыйны күз карашыннан аңлап, әти-әниләр белән уртак тел табып эшләделәр. Аларның сабырлыкларына соклану бездә олы ихтирам хисләре уятты. Балаларның яслегә йөргән вакытларында эшләп алган Гөлнара, Зәбидә, Алсу апалары да балалар һәм әти-әниләр күңелендә озак сакланыр.

Бакча мөдире Лилия Төхвәтуллинаның өлкән тәрбиячеләр башта эшләгән Гөлназ Гарифуллина һәм хәзергесе Гүзәлия Волкова белән һәр яңалыкны эш тәҗрибәсендә кулланып, бакча тормышын җанлы һәм мавыктыргыч итүдә, тәрбия юнәлешендә башкарган хезмәтләре олы хөрмәткә лаек.

Балаларны кече яшьтән үк биергә, җырларга өйрәткән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Наилә Гарипованың куйган хезмәте дә һәркемнең күз алдында. Аны соңгы елда алыштырган яшь белгеч Гөлфия Шакирова һәм музыка җитәкчесе Әлфия Низамиева да матур нәтиҗәләре белән сөендерде. Әлеге хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән балалар сәхнәләрдә чыгышлар ясадылар, районкүләм чараларда да катнаштылар.

Яшь спортчылар үстерүдә исә физкультура укытучысы Гөлнур Әлмөхәммәтованың хезмәте зур. Ул-кызларыбыздан торган команда былтыр районда үткәрелгән балалар спартакиадасында беренче урынны яулаган иде.

Белем алу юнәлешендә дә сынатмадылар алар. Рус теленнән Лилия Муллагалиева, инглиз теленнән Ризилә Зәкиева өйрәткән һәр сүз һәм төшенчә алар өчен яңалык булды. Ә матур һәм дөрес сөйләм серләренә аларны логопед Алинә Хәлиуллина төшендерде. Сәламәтлекләрен һәрдаим тикшереп торганы өчен Гөлшат апалары Нурмөхәммәтованы балалар аеруча да үз итте.

Бакча ишеген кайчан килеп ачсак та, тәмле аш исе һәм чисталык каршы алды безне. Бу өлкәдә хезмәтләре кергән пешекчеләрдән Саяра, Гөлфия, Резеда апаларны һәм техник хезмәткәрләрдән Зөлфинур һәм Нурия апаларны балаларга өй атмосферасы тудырганнары өчен мактап үтәсе килә. Безнең балаларыбызны тәрбияләүдә хезмәте кергән һәркемне хөрмәт белән искә алабыз. Балаларның шат авазында, күңелле, матур чыгышларында аларның һәркайсының өлеше чагылыш тапты.


Бакча чорының үз кыенлыклары, балаларның шуклыклары, сүз тыңламый йөдәткән чаклары да булгандыр. Тик шулай да һәркөн саен балаларыбызны Сезнең кулларга ышанып тапшырып, кичен аларны исән-имин кабул итеп алуыбыз белән без мең рәхмәтле! Бакча алар өчен икенче туган йорт, Сез - икенче әни булдыгыз. Күңелдә әйтеп бетерә алмаслык хисләр ташкыны.

Саубуллашу кичәсенең икенче өлеше табигатьтә дәвам итте. Әти-әниләр комитеты членнары Ләйсән Гордеева белән Гөлсинә Зәйнәгетдинова оештыруында вакытны күңелле уздырдык. Киләчәктә мәктәп бусагасын атлап кергәч тә уңышлы эшләргә язсын.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250