Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Бәхетне юлдан эзләмәгез, белемнән эзләгез»

Бүгенге көндә бөтен ил буенча гөрләп-шаулап чыгарылыш кичәләре уза. Узган дүшәмбе барлык мәктәпләрне «Сабантуй» ял паркына җыйган район чыгарылыш кичәсе дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырылган иде. Чарада мин үземне чын мәгънәсендә зур балда катнашкан кебек хис иттем.

Тантанага җыелган укучыларны танырлык та түгел иде: кызлар берсеннән-берсе матур күлмәкләрдән, чәчләренә купшы прическалар ясатканнар, ә егетләр, һәрвакыттагыча, җитди костюм-чалбарлардан. Фотога да төшеп кенә торасылары килә үзләренең, чибәрләр, йөзләрендә ягымлы елмаю, барысына да карап кына торырлык, яшьлекләренең иң гүзәл мизгелләре. Шатлыкларын уртаклашырга укытучылары, әти-әниләре, кайберләренең дәү әни-дәү әтиләре, туганнары һәм дуслары да килгән иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да яшь дуслары арасында.

– Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелемнән котлыйм, – диде ул чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Бүген бик матур, күркәм, шатлыклы, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм. Әле кайчан гына килгән кечкенә балалар унбер ел буе аң-белемгә өйрәнеп, инде мәктәпне тәмамлый. Иң мөһиме белем һәм тәрбия кирәк, балалар. Шулар икесе бергә барса гына сез үз юлыгызны дөрес итеп табарсыз. Беркайчан да үзегезнең туган җирегезне онытмыйча, киләчәктә инде чын өлгергән, җитлеккән шәхес булырсыз дип ышанып калам. Һәммәгезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә, тормышыгызда уңышлар насыйп булсын. Балалар, үзегез теләгән уку йортларында белем алып, туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез, - дип изге теләкләрен җиткерде районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин.

Район җитәкчеләре дә укучыларга киләчәктә гел ак юллар гына теләде, медаль алучыларны, бердәм дәүләт имтиханнарында 90 һәм аннан югары баллар җыючыларны, спорт һәм мәдәният тормышында, волонтерлык һәм балалар хәрәкәтендә, гомумән районыбызның барлык чараларында да активлык күрсәткән балаларны сәхнәгә чакырып, тәбрикләде. Быел районыбыз мәктәпләрен барлыгы 146 укучы тәмамлаган, шуларның утызы «Укудагы аерым уңышлары өчен» Россия медале белән бүләкләнде.

– Аллаһыга шөкер, дәүләт имтиханнары узып китте. Мин чиксез бәхетлемен. Олы рәхмәтләремне укытучыларга һәм Балтач урта мәктәбенә, әти-әниемә һәм гаиләмә җиткерәм. Алар булмаса, мин бүген шушы сәхнәдә басып тора алмас идем. Аларга һәрвакыт таянып, аларның тырышлыгы белән генә мин әлеге көндә биек үрләргә җитә алдым. Мин барлык укучыларның да үз теләгән уку йортларына керүләрен һәм теләкләренә ирешүләрен телим. Сезнең киләчәгегез бары тик үз кулыгызда, тырышырга гына кирәк, – диде Балтач урта мәктәбе медалисты, быел Балтач районы башлыгы грантын откан, Бөтенрәсәй олимпиадаларының йомгаклау этабында призер титулына ия булган, бердәм дәүләт имтиханнарында бары тик югары баллар гына җыйган Диана Каримова, шатлыгы белән уртаклашып.

Укучыларны әти-әниләр исеменнән тәбрикләү өчен сүз Балтач урта мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучысы әнисенә Фәния Йосыповага бирелде. «Укытучы һөнәренең үзенчәлеге үз хезмәтенең нәтиҗәсен дистә еллар узгач кына күрә алуында. Мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар бүген егет, кызлар булып олы юлга аяк басалар. Шушы сабыйларның намуслы, белемле һәм зирәк кешеләр булып җитешүләрендә укытучыларыбызның өлеше әйтеп бетергесез зур. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле мөгаллимнәр. Ә сезгә, кадерле балаларыбыз, татар халык мәкале белән «Бәхетне юлдан эзләмәгез, белемнән эзләгез» дип әйтәсем килә. Белемле һәм бәхетле булыгыз!» – диде Фәния Йосыпова.

Чыгарылыш кичәсенең рәсми өлеше ак шарларны күккә очырып, бергәләшеп матур җырлар җырлап тәмамланды. Алга таба укучылар пыр туздырып дискотекада биеде. Район артистларыннан кала, бәйрәмгә «Казан егетләре» төркеме дә чакырулы иде. Чара бик матур, рәхәт, «өйдәгечә» атмосфералы оештырылган иде. Әлеге зур эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыгуда көч куйган һәркемгә зур рәхмәт! Ә инде мәктәпне тәмамлаган кадерле укучыларыбызга бары тик ак бәхетләр һәм зурдан-зур уңышлар! Балалар, яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагының кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе студентлар Татарстан мәктәпләре мәктәп укучылары 11 сыйныф