Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбашлылар мәктәпкә сукмакны онытмыйлар

Боларның барысы да укучыларыбыз бүләк иткән картиналар,

Бөрбаш  урта мәктәбендә безне аның директоры Сибагатуллин Малик Тимерхан улы каршы алды. Тыштан ук аяк салып, ялт иткән келәмгә басасың биредә. Эчкә узгач та, үзенә хас булган тәртип, өйдәге кебек ниндидер җылылык бөркелеп тора. Тәрәзә яңакларына  урнаштырылган гөлләрне генә күр! Ланшафт дизайны түгәрәгенә йөрүче балаларның идеясы икән монысы.

— Бу түгәрәкне без аграр университет укытучылары ярдәме белән оештырабыз, — ди директор  укучыларының эшләре белән гоурланып. Бакчадагы эшләр дә алар  өстендә икән. 

  

Малик Тимерхан улы үзе дә 35 ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган кеше.  Казан дәүләт педагогия институтының география-биология бүгеген тәмамлаганнан соң башта районның Түнтәр аылында  укыткан, аннан  өч ел Яңгул мәктәбен  җитәкләгәннән соң  1995 елда  туган авылы Бөрбашка кайтып төпләнгән. Башта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булса, соңгы биш елда директор йөген тарта.

Мәктәпкә килеп кергән кеше бер мәлгә үзен ниндидер күргәзмәләр залына кергән кебек хис итсә дә гаҗәп түгел.

— Боларның барысы да укучыларыбыз бүләк иткән картиналар, —  дип Малик Тимерханович мәктәп белән таныштыра. — Бу традиция без укыганда ук бар иде. Елның елында  февраль аенда авыл мәдәният йортында  мәктәпне 5, 10, 25 яки 45 ел элек тәмамлаучыларның  очрашуларын зурлап уздырабыз,-ди ул. Дөрес, соңгы ике елда коронавирус үз төзәтмәләрен керткән, бу чараны уздыру туктап торган. Әлеге очрашуга  килгәндә, мәктәпкә ярдәм йөзеннән  күчтәнәчләр белән  килү гадәте бар икән.  Картиналар тупланмасы хәзер инде үзе бер галерея ясарлык булырлык.  Моннан тыш фототүгәрәккә йөрүче укучыларның эшләре дә бизи әле диварларны. Анда күбрәк туган як табигате,  өстенлек итә.  Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, технология, физкультура укытучысы Рим Фәргатович Әкбәров, алып бара икән бу эшне.

Мәктәп белән танышканда диварлардагы    канатлы сүзләргә дә игътибар итми калмыйсың. Һәркайсы  итагатьле, тәбияле, миһербанлы булырга өнди. Дин һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның баш казые, ТРның атказанган икътисадчысы Җәлил хәзрәт Фазлыев  бүләге булып чыкты алары.

— Хәзрәтнең ярдәмен бик тоябыз.Тәрбия эшендә бер нәрсә дә артык була алмый, — ди  Малик Тимерхан улы.

 

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев