Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш балалар бакчасы эшчәнлеге туктатылу сәбәпләре

Бөрбаш балалар бакчасы 1980нче елда ачыла. 35 ел эшләү дәверендә балалар бакчасына бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгәнлектән, бүгенге көңдә бакчаның эшчәнлеге заман тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле, бакчаны ремонтлау кирәк.

Бөрбаш балалар бакчасын ремонтлау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә өстәмә чыгымнар бүлеп бирелде.
Шул уңайдан, район башкарма комитетының карары нигезендә, 2015нче елның 21нче декабреннән 2016нчы елның 20нче мартына кадәр бакчаның эшчәнлеге туктатылып торачак. Бу арада капиталь ремонт эшләре тәмамланыр дип көтелә.

Бөрбаш балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы үткәрелеп, һәр гаилә бу карар белән танышты. Балалары бакчада тәрбияләнүче әти-әниләргә, өйләрендә балаларын карарга мөмкинлеге булмаган гаиләләргә вакытлыча якын тирәдәге бакчаларга балаларын урнаштырып тору мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Бер гаилә Алан балалар бакчасына, ике гаилә Бөрбаш Сәрдегәне балалар бакчасына балаларын йөртергә теләк белдерделәр. Мондый очракларда балаларны икенче мәгариф оешмасына күчерү өчен мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балалар йөрмәгән вакытта бакчага түләүләр алынмаячак, урыннары сакланачак, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.
Фото: МБДОУ "Бурбашский детский сад"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250