Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче Солтан Гильмуллин театрга билет белән бүләкләнә.

Акциядә Казанда, Балтач, Актаныш районнарында яшәүче укучыларыбыз аеруча актив катнашты.

Дуслар, бер ай ярым вакыт эчендә сезнең ярдәм белән күңел җылысы салып эшләнгән 350 дән артык бияләй һәм оекбаш кабул иттек. Аларны Яңа ел бүләкләре белән бергә Арчаның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче әби-бабайларга һәм Арча районы Яңа Кенәр сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы балаларга, Яшел Үзән районы Норлат балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларга илтеп тапшырдык.

Акциядә Казанда, Балтач, Актаныш районнарында яшәүче укучыларыбыз аеруча актив катнашты. Игътибар һәм җылы сүзгә мохтаҗ кешеләрне сөендергән өчен Ходай үзегезне зурласын.

Ә менә иң оригиналь эшләнмә авторлары – Казанның 186 балалар бакчасында тәрбияләнүче Нигъмәтҗанова Аделина, Казанның 167 балалар бакчасы тәрбиячесе Абдуллаҗанова Диләрә Дамир кызы һәм Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче Гильмуллин Солтан театрга билет белән бүләкләнә. Ә Аделина һәм Диләрә ханымның бияләйләре Якутиянең Бияләй музеена юлланачак.

http://magarif-uku.ru/tt/%D2%97yly-rakhate-akciyase-%D2%97in%D2%AFchelare/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция