Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды.

Бөрбаш урта мәктәбе базасында уздырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында без нәкъ менә әдәп, әхлак, тәрбия мәсьәләләренең куелышын, ватанпәрвәрлек хисләренең бирелешен балаларга дәрес эшчәнлегендә дә дөрес һәм урынлы итеп кулланып булу үзенчәлекләрен күрдек.

Бу җирлектә татар теленә, әдәбиятына, гомумән, телгә, дингә, милләт язмышына битараф булмаганнар яши. Без моны үткәрелгән ачык дәресләрдә дә, дәрестән тыш уздырылган чараларда да сизеп, күреп утырдык.
Үзенең бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәктәп директоры, шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысы да булган Гүзәл Галимулла кызының ачык дәресендә утырган һәркем кабат мәртәбә "Аһ!" итте. Ничек булдыра?! Белеп һәм урынлы итеп кулланылган метод һәм алымнардан ничек оста файдалана. Каян көч, энергия ала? Татар теле дәресенең дә терәк схемалардан, кагыйдә һәм күнегүләрдән генә тормаганлыгын, һәр дәрестә иман, вөҗдан, намус, милләт, ана теле дигән төшенчәләрне дә максатка ярашлы итеп кулланып булуын күрсәтергә омтылды остазыбыз.
Дәрес: "Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сугыш чоры балалары" дигән темага багышланган иде. Без монда укучыларның татар теленнән кагыйдәләрне яхшы үзләштерүләрен дә, үзләренең әби - бабайларының сугыш чоры турындагы истәлекләрен сөйләп, бәйләнешле сөйләм теле күнекмәләре үстерүләрен: сугыш афәтенең ачысын да, сугыш чоры ятимнәренең каһәрле язмышларын да, сугышта әтиләре хәбәрсез югалганнарның фаҗигале гомер юлларын да, толларның ачы күз яшьләрен дә күргән кебек булдык.
Гүзәл Бариеваның матур итеп, тәэсирләнеп сугыш чоры турындагы шигырь укуына кем генә битараф калды икән? Укучылар авылдашлары шагыйрә Фәридә Шакированың шигырьләрен укыганда да күздән яшьләр килде. Менә шундый була ул чын дәрес дип утырдык без. Бернинди ясалмалылык юк. Укучылар да белим, күрим, өйрәним дип утыралар. Болар барысы да 45 минутлык дәрес кысаларында үтте.
Укучыларның язмаларында яңгыраган әби - бабайларының сугыш чорындагы газаплы көннәре: ачлык, ялангачлык, ятимлек, мохтаҗлык михнәтләре; авыру - сырхаулар; сугышта үлеп калганнарның кара пичәтле хатларын алып тетрәнүләре; түзеп булмаслык налог вакыйгалары; ачлыктан шешенүләр, намусын һәм вөҗданын сатканнарның гайрәт чәчеп йөрүләрен күреп уфтанулар, алардан күргән мәкер - золым, гади халыкны мыскыл итүләр, алардан үч алулар - болар барысы да истә әле, истә...
Укучыларның әби - бабайлары үзләренең оныкларына, оныкчыкларына күз яшьләренә буылып сөйләгән бу вакыйгаларны безнең беребезнең дә онытырга хакыбыз юк. Ачлыкка чыдый алмаганнарның үләксә базларына барып бер кисәк ит эзләп йөрүләрен дә ничек онытасың! Бозау тиреләрен кырып аш пешерүләр, кузгалак, кычытканнар, әрем, алабута күмәчләрен ничек хәтерләрдән җуясың?
Бөрбаштан яуга киткәннәр дә, кире әйләнеп кайта алмаганнар да искә алынды бу дәрестә. Исән кайтканнар һәм мең яра белән кайтып егылганнар да барланды. Кайтканнар арасында, бүген бердәнбер исән-сау гомер итүче сугыш ветеранының балаларының хөрмәтендә матур итеп картлык кичерүен дә искә алдылар балалар.
Хәтерләрне яңартып торучы Белоруссиядәге Хатынь авылын да онытмый укучылар. 149 кешесе булган 26 йортлы авылдагы барлык халыкны сарайга җыеп ут төртеп яндырган фашистның явызлыгын кем генә оныта алыр икән? Андагы 1 яшьтән 16 яшькәчә булган 75 баланың тереләй кычкырып януларын берәү дә онытмас. Бер генә кеше - 56 яшьлек тимерче Каменский гына исән кала бу мәхшәрдән. Ул да үзенең улын коткара алмый, баласы аның кулында күтәргән килеш җан бирә. Сугышта юк ителгән 186 авыл туфрагы "Хатынь" га китерелә һәм бу җирдә яндырылган өйләрнең 26 морҗасы гына торып калган. "Биредә туктаусыз яңгырап торучы кыңгырау чыңы безне гел искәртеп тора. Булмасын иде кабат сугышлар. Килмәсен иде кара кайгы", - дип укучылар бик дөрес әйтәләр.
Шулай ук без башка укытучыларның да матур дәрес бирүләрен күреп куандык. Зөлфирә Зөфәр кызының да, Венера Надил кызының да татар теле дәресләрендә әдәп, әхлак, милли тәрбиягә аеруча мөһим басым ясалды. Белем бирү белән беррәттән укучыларга әхлакый төшенчәләр дә бирелә икән, бу балаларда авылның төпле, ышанычлы киләчәген дә күреп булуын яшермәделәр семинарга килүчеләр. Чөнки авылны - әхлак яшәтә бит.
Үткәрелгән чара да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Анда да укучылар сөйләделәр дә, җырладылар да, биеделәр дә, спектакльдән өзек тә күрсәттеләр, гомумән, талантлы бала тәрбияләүгә бөтен шартлар да тудырылган бу мәктәптә укулары белән бәхетле бу балалар дип куанып утырдык без. Һәркем үзенә үрнәк алырдай мизгелләрне күреп, мондый чараларда үзләрен гел яхшы яктан гына күрсәткән Бөрбаш урта мәктәбе коллективына рәхмәтләр әйтеп таралыштык без бу семинардан.
Семинарда катнашкан
татар теле һәм әдәбияты
укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250