Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш сабыйлары әниләр хакында

Бөрбаш авылы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары әтиләр белән берлектә, Әниләр көне уңаеннан, әниләргә сюрприз ясады. Алар кечкенә хикәяләр, шигырьләр язып балаларның фотолары астына урнаштырдык та, әниләргә бүләк иттек. Әниләребезгә сюрприз бик ошады, алар рәхмәтләрен җиткерделәр, хәтта берничәсенең күзендә бәхет яшьләре күренде. Гөлфия Хөсәенова, Раилә Исрафилова Бөрбаш...

Минем әнием Лилия. Ул минем апамның, энемнең яраткан әнисе. Әни дә безне ярата. Көн саен тәмле итеп ашарга пешерә, матур киемнәр алып кайта. Кичләрен бергәләп рәсем ясыйбыз, кызыклы итеп уеннар уйныйбыз. Җәй көне әни белән чебиләр үстерәбез, кыяр-помидорларга сулар сибәбез. Кыш җиткәч кар бабай ясыйбыз, чанада шуабыз. Әнием матурым, рәхмәт сиңа акыллы булган өчен, авыртма!
Синең тәртипле улың Булат.
Әнием
Әнием син - энҗе бөртегем син.
Чәчәк ата алсу гөлләрен
Гөлләреңдәй керсез күңел белән
Яратадыр сине йөрәгем.
Парын бөркә кайнар ипиләрең
Ризыкларын эри авызда
Күчтәнәчләр алып кайткан чакта
Колач җәеп йөгерәм каршыңа.
Әни кочагында һәрчак җылы
Төшләрнең дә керә татлысы
Төшемдә дә сиңа чәчәк җыям,
Артсын әле әнием шатлыгың.
Әниемә озын гомер телим.
Бәхетләрнең иң - иң олысын.
Куанычлар белән озак яшик
Тоеп аның йөрәк җылысын.
Кызың Зифа
Минем әнием Гарифуллина Люция Фидәил кызы. Ул Балтач больницасында эшли. Әни! Нинди зур сүз бу! Минем әнием бик акыллы, уңган, тәмле ашлар пешерә. Әни булганда кояшым якты, әни булганда бар дөньям тыныч. Чөнки " әни " дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Әниемнең куллары эшләп куя эшләрне. Әни булса җылы өебез, әни булса биеп биеп йөрибез. Әти белән бергәләп яшәгез, сез, һәрчакта.
Улың Раян
"Хат ташучы" - ӘНИ!
Кайсы гына урамга барсаңда, зур сумкасын асып, өйдән-өйгә йөрүче мөләем хатын-кыз күрәсең. Бу минем әнием - Эльвира Кәримуллина. Авылыбызга яңалык һәм шатлык өләшүче зат
"Эшнең агы-карасы юк", "эш юк" - дип тик утырырга ярамый ди әни. Мин аны яратам, ул арып кайта. Әмма зарланырга яратмый, эшеннән бик канәгәть. Авыр сумкадан иңбашларың авыртмасын.
Әни сиңа сәламәтлек теләп,
Кызың Регина.
Баш иям мин синең каршыңда
Янәшәмдә йомшак тавышлы, ягымлы елмаеп торган әниемне күргәч, күңелемдә әйтеп бетергесез сөенеч тоям. Ул минем, яклаучым, саклаучым, миңа гомер бүләк итүче фәрештәм. Аның исеме дә бик матур - МИЛӘҮШӘ. Өебездә, бакчада матур гөлләр, чәчәкләр үстерә. Өй һәрвакыт чиста, матур, тәм-том пешереп хуш ис тарата. Әнием бик җаваплы эштэ эшли. Әниемнең эш сөеп үскән гомер юллары, минем өчн үрнәк булып тора. Мин аны бик-бик яратам, әнием матур, акыллы, эшчән һәм бик ярдәмчел.
Күңелемнең кояшы СИН,
Синең белән, бик рәхәт.
Менә тиздән, күрешербез,
Барысында...сиңа сөйләрмен.
Назлап-сыйпап, синең чәчләреңнән,
САГЫНДЫМ...ӘНИЕМ...,диярмен.
Улың Ильяс.
Әни
Бездә бик күп гөлләр үсә
Аның берсе миләүшә
Гөлләр кебек бик тә матур
Минем әнием - Миләүшә.
Язарга да өйрәтә,
Сөйләргә дә өйрәтә.
Тәртипле һәм мәрхәмәтле
Булырга да өйрәтә.
Безнең белән уйный-көлә
Безнең белән серләшә.
Уңган да ул, булган да ул
Минем әнием Миләүшә.
Улың Әдел.
Минем әниемнең исеме - Әлфирә. Ул укытучы булып эшли. Минем өчен әнием - дөньядагы иң матур кеше. Мин әниемне яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием бик оста ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан тәмлерәк әйбер юктыр. Әнием мине бик ярата. Ул һәр кешегә булыша. Һәр кеше өчен Әни - иң якын кеше
Кызың Кәмилә.
Минем әнием.
Минем әниемнең исеме - Гөлнара. Минем өчен әнием - дөньядагы иң матур кеше. Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Аның күзләре яшел төстә. Ул күзләр гел елмаеп кына тора. Әнием бик оста ашарга пешерә. Дөньда аның ризыгыннан тәмлерәк әйбер юктыр. Мин начарлык эшләсәм дә, ул мине ярата. Мин әниемне иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше дип уйлыйм.
Улың Ансар.
Минем әниемнең исеме Зөлфирә. Аңа 35 яшь. Минем әнием ит җитештерү цехында эшли. Минем өчен әнием дөньядагы иң матур кеше. Аның күзләре соры төсле, кап-кара керфекләре белән сызылган. Чәчләре кыска, кара төстә. Мин әниемне яратам, чөнки аннан да кадерлерәк кеше юк. Дөньяда аныж ризыгыннан иж тәмлесе юктыр. Мин начарлык эшләсәм дә, ул мине шулай ук ярата. Ул һәр кешегә булышырга тырыша. Һәр кеше өчен Әни - иң кадерле кеше. Мин дә әниемнең иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше дип уйлыйм.
Мин әнине саклап, кадерләп йөртергә тиеш. Ул безнең белән шатланырга һәм горурланырга тиеш, - ди кызы Алинә.
Минем әнием
Мин сезгә үземнең әнием турында сөйләргә булдым. Аның исеме - Лилия. Лилия чәчәге кебек, бик матур, мөләем ул. Әнием ике балага: миңа һәм сеңлемгә гомер биргән. Минем әниемнең куллары бик уңган, аның пешергән ризыкларынашап туеп булмый. Ул үстергән гөлләр, өебезне тагын да ямьләндерә.
Кояш - кояш мәңге балкый
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин, әнием сиңа.
Улың Гадел
Әни! Җир йөзендәге иң гүзәл сүз бу. Кеше үз гомеренда аны ничә кабат әйтә микән?! Әни кешенең мәрхәмәтле, шәфкатьле кулларын белмәгән кеше юктыр бу дөньяда.
Минем әнием - Рамилә. Ул минем дөньядагы иң газиз, якын кешем. Әнием укытучы булып эшли. Ул балаларны бик ярата. Әнием мине туган телебезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Ул минем тормышымны кеөннән - көн гөлләргә күмә. Әниемнең нурлы йөзен күреп уяну, аның җылы кочагында иркәләнү минем өчен зур бәхет. Әнием - безнең дөньябызның яме,шатлыгы.
Безне, якты дөньяга килгән мизгелдән алып, әниләрнең күңел җылысы озата бара. Әниләр - безнең иң кирәкле кешеләребез. Ходай аларга озын гомер, бәхет, шатлык бирсен. Без сезнең алда бурычлыбыз. Сез безгә һәрвакыт кирәк!!!
Улың Ильяс!
Минем әнием дөньядагы иң матур Әни. Ул иң яхшы әни. Минем әнием сабыр, тырыш кеше. Апаем белән миңа ул бик зур терәк. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичне назлап йоклата, ә иртән "улым" длиеп сөеп уята.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Улың Рүзәл.
"Әни" диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
Әни сүзен таптарга.
Минем әниемнең исеме Регина. Минем өчен әнием Дөньядагы иң матур кеше. Мин әниемне бик яратам, чөнки аннан да кадерлерәе кеше юк дөньяда. Әнием бик оста ашарга пешерә. Мин начарлык эшләсәм дә, ул мине бик ярата. Минем әнием иң яхшы, иң матур, иң әйбәте, ди әнисен яратып Нәргизә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250