Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбаш сабыйлары елак көздә дә кояшлы бәйрәм үткәрде (+фоторепортаж)

Җәй үткәч тә килә көз, Көзне шуннан беләбез. Саргая куак-агач, Кырлар яла ялангач... Балалар бакчасында шушының сыман шигырьләр балаларга өләшенгәч, аларны бала үзе генә түгел, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә ятлый һәм бәйрәмдә хором диярлек сөйли.

Әйе, гүзәл һәм рәхәт вакыт шул ул балалар бакчасына йөрү. Биредәге һәрбер бәйрәм дә онытылмаслык булып үткәрелә. Ел саен үсә барган сабыйларны тәрбиячеләр дә үсендереп, елдан-ел шигырьнең озынын, җырның тагын да матуррырагын, ә биюләрнең авырырагын өйрәтәләр. Ләкин балалар сынатмый. Әнә бит, Бөрбаш балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә бәйрәмне гөрләтеп, бик матур итеп үткәреп җибәрделәр. Көзге яңгырлы көнне күрмәгәндәй сары яфраклар булып киенгән балалар бакча эчендә мәш килделәр.  Шулай шул, алар да бит көзнең  матурлыгын да, яңгырын да үзләренчә кабул итеп, һәрбер чорның үз матурлыгы барлыгын аңлап үсә. Көз бәйрәмендә өйрәнгән шигырь-җырларын сабыйлар әле Әниләр көненә кадәр сөйләп, җырлап йөриячәк. Ә аннан соң инде янәдән бәйрәм бүген, бәйрәм бүген дигән шатлыклы авазлар бакча диварларында яңгыраячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш балалар бакчасы